Авыргазы районының хозур табигать кочагында урнашкан Атҗитәр авылында күп балалы гаиләдә сигезенче сабый булып туып, авыл урамнарының яшел үләнендә яланаяк йөгереп, шифалы чишмә суларын эчеп үсә кыз.
Әтисе Барый Мирсаяф улы Бөек Ватан сугышы башлану белән беренчеләрдән булып фронтка китә һәм 1943 елда каты яраланып, туган ягына күкрәк тулы орден-медальләр белән кайта. Кайткач, колхоз рәисе, район кулланучылар җәмгыяте рәисе, сельпо рәисе, ындыр табагы мөдире вазыйфаларын башкара. “Сугыш һәм хезмәт ветераны” дигән исемнәргә ия. Әнисе Бибинур Миңлегалим кызы башта чөгендер үстерсә, аннары пенсиягә чыкканчы колхоз бакчасында эшли.
- Колхозда, үзегез беләсез, эш вакыты чикләнмәгән, әнкәй-әткәй иртә таңнан кичкә кадәр эштә булдылар, шуңа аларны көне буе диярлек күрми идек. Өй җыештыру, ашарга пешерү, кер юу, мал карау, 40 сутый ындыр утау кебек мәшәкатьләр безнең өстә булды. Әледән-әле әнкәй янына бакчага яшелчә-җимеш җыешырга да бара идек. Мал-туар, кош-кортны да күпләп асрадылар. Әткәй-әнкәй гаять сабыр һәм уңган кешеләр иде, тырышып дөнья көттеләр. Безгә яхшы тәрбия бирделәр, эшкә өйрәтеп үстерделәр. Әнием – 100 яшькә кадәр яшәде, әтием 87 яшендә вафат булды, - ди Нурия Барый кызы.
Авылда үскәнлектән, нәрсәгә тотынса да, кулыннан килә Нурияның. Җиденче сыйныфта укыганда ук кулына чалгы алып, печәнен дә чаба, хәтта “матай”ны, тракторны да “иярли”, инде үсеп җиткәч, машинага да утыра.
Атҗитәр авылындагы Батыр урта мәктәбен тик “4”, “5” билгеләренә генә тәмамлаган кыз ахирәте белән Бөре шәһәрендәге фармацевт училищесына документларын тапшыра. Анда тырышып укып, уку йортын кызыл дипломга тәмамлый һәм Авыргазы районының Талбазы авылындагы 30нчы санлы даруханәсенә эшкә кайта. Күп тә үтми, эшен зур җаваплылык белән башкарган кызны Шланлы авылына мөдир итеп куялар.
Ләкин тормышында кыз зур борылыш ясый - 1983 елда авыл хуҗалыгы институтын яңа бетереп кайткан Гомәр авылы егете Мөбарәкҗан исемле егеткә кияүгә чыгып, Куезбаш авылында яши башлыйлар. Тормыш иптәше колхозда баш энергетик булып эшкә урнаша. Элекке Салават исемендәге колхоз рәисе Хәтмулла Биккулов Мөбарәкҗан Рәхимҗан улының сәләтен һәм тырышлыгын күреп, Кырмыскалы районына эшкә чакыра. 1985 елда яшь гаилә безнең якларга килеп төпләнә.
- Без яшь идек, тәҗрибәбез дә булмагандыр, ул вакытта Хәтмулла абый һәм аның хатыны Нәҗибә апа Биккуловлар безгә бик күп ярдәм иттеләр. Аларга без бик рәхмәтлебез, - ди Нурия Барый кызы, ул чорны искә төшереп.
Мөбарәкҗан Рәхимҗан улын “Сельхозэнерго”га – энергетик итеп, ә Нурия Барый кызын 66нчы санлы үзәк даруханәгә фармацевт итеп эшкә алалар.
- Дөресен генә әйткәндә, эшкә килгән беренче мәлләрдә югалып калдым. Монда нишләрмен, күңелсез булыр дигән уйлар килде. Тик бик нык ялгышканмын. Даруханәдә эшләү миңа бик ошады. Коллектив та бик тату иде, - ди әңгәмәдәшчем.
Берничә елдан Нурия Барый кызы район үзәгендәге сөт заводына эшкә урнаша һәм 10 ел лаборатория мөдире вазыйфасын башкара.
Кызганычка каршы, тормыш гел матур, шома гына бармый икән шул. Озакка сузылган авырудан соң, тормыш иптәше Мөбарәкҗан Рәхимҗан улы фани дөньядан китеп бара. Өстәвенә, “Алатау” җәмгыятендәге сөт заводын Уфага кушалар. Ә гаиләдә уллары Динар һәм кызлары Алия үсеп килә. Аларны үстереп, укытырга күпме көч кирәк. Шул вакытта Нурияны “Фармленд” җәмгыятенә эшкә чакыралар.
- Гибадуллина Линара Флюр кызы һәм Нестерова Роза Фәнил кызы миңа ярдәм кулы суздылар, бөтен эшкә өйрәттеләр. Мин анда 1995 елга кадәр эшләдем. Мин үземне бик бәхетле саныйм. Аллага шөкер, балаларым акыллы, итагатьле һәм тәртипле булып үстеләр. Аларны кеше итү өчен барлык тырышлыгымны салдым – күпләп мал асрадым, зур бакча үстереп, икесенә дә югары белем алырга ярдәм иттем. Авыр вакытларда туганнарымның ярдәме дә зур булды. Апа-абыйларым белән үскәндә дә бердәм булдык, әле дә алар белән аралашып, кулдан килгәнчә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез.
Балаларым тормышта үз юлларын табып, гаилә корып яшиләр. Динар улым әтисе юлыннан китеп, бүгенге көндә “Теплосеть” җәмгыятендә баш энергетик булып эшли. Тормыш иптәше Ләйсән белән алты яшьлек Кәрим исемле ул үстерәләр. Кызым Алия тормыш иптәше Аскар белән Уфа шәһәрендә суд системасында эшлиләр, Самира исемле кызлары үсеп килә.
Үземә килгәндә, биредә миңа бик ошый, “Фармленд” җәмгыятенең филиал директоры Солтангалиева Лена Мәгасум кызы кул астында күңел биреп эшлим.
- Фармацевт ачык күңелле, аралашучан, кешеләрнең хәленә керә белергә, аларга карата игътибарлы булырга тиеш, чөнки син даруханәгә килгән клиентлар белән турыдан-туры аралашасың, һәркемгә игътибар итәргә, киңәш бирергә тиешсең, бу бигрәк тә аралашуга мохтаҗ әби-бабайларыбызга кагыла, - ди ул, сүзен тәмамлап.
Кешене гадәттә башкарган хезмәтенә карап бәялиләр. Яшьли сайлаган һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, эшеннән ямь табып, җиренә җиткереп башкарган Нурия Барый кызы күпъеллык, намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, һөнәри осталыгы, тирән белеме, клиентларга игътибарлы мөнәсәбәте, һөнәренә тугрылыгы өчен “Атказанган хезмәткәр” исеменә лаек була.
Әйе, тормыш юлында сикәлтәле юллар, көтелмәгән борылышлар, сабырлык касәләренең мөлдерәмә тулган чаклары да булгандыр. Әмма зирәк акыллы, максатчан хатын һәммәсенә түзә. Кешеләр белән тиз уртак тел таба белүе, ачык күңелле булуы да аңа тормышта яшәргә ярдәм итә. Аңа карап сокланырлык, күп нәрсәгә өйрәнерлек, әллә күпме тормыш тәҗрибәсе алырлык.
Киләчәктә дә Нурия Барый кызына исәнлек-саулык һәм шатлыклардан торган озын гомер телибез.
Венера ГАФАРОВА.
Фото гаилә архивыннан алынды.