Үзән
-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
30 октябрь , 10:29

Гомерен изге хезмәткә багышлый

Гомеренең 42 елын ветеринария хезмәтенә багышлап, һөнәри осталыгы һәм югары эшлекле сыйфатлары ярдәмендә хезмәтләре республикада иң яхшылар исәбенә чыккан коллективка җитәкчелек итүче, Русиянең атказанган ветеринария табибы, Кырмыскалы ветеринария станциясе начальнигы Галинур Кунакаев белән әңгәмәләштек.

Гомерен изге хезмәткә багышлый
Гомерен изге хезмәткә багышлый

- Галинур Гаяз улы, гомерегезнең күп өлеше ветеринария хезмәтенә бәйле. Бу турыда сөйләп үтсәгезче.

- 1983 елда Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамлап, районыбызның “Бүләк” колхозында һөнәрем буенча эш башладым. Туган җиремдә тәҗрибә туплаганнан соң, байтак еллар Мәләвез районының М.Гафури исемендәге колхозында, 1996 елда Уфа районының ветеринария станциясендә тәүдә эпизоотолог, арытабан начальник урынбасары булдым. 2000 елда - Ветеринария идарәлегендә бүлек начальнигы урынбасары, 2007 елдан Кырмыскалы ветеринария станциясендә начальник һәм районның баш дәүләт инспекторы вазыйфасын башкарам.

- Ни өчен ветеринар һөнәрен сайладыгыз?

 - Балачактан маллар һәм йорт хайваннарын яраттым, авырып китсәләр, җәлли торган идем. Әти-әнием көннәр буе эштә булганда, мал карау безнең, балаларның бурычы иде. Шул чакларда ук мал табибы булырга хыялландым. Аны тормышка ашыру өчен Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга бардым.

- Эшчәнлегегез турында сөйләп үтегез әле.

- Безнең төп бурычыбыз - малчылыкның иминлеген тәэмин итү, кешеләр һәм маллар өчен гомум булган йогышлы чирләрне профилактикалау, мал продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту. Йогышлы авыруларга каршы вакцинация, паразитларга каршы эшкәртү, туберкулезга каршы диагностик тикшерүләр үткәрелә. Районда дәвалау-профилактикалау эше аркасында йогышлы һәм инвазион авырулар буенча эпизоотик хәл тотрыклы. Безнең белгечләр малларны ясалма аталандыру, песи-этләрне стерилизацияләү хезмәтлтәре дә күрсәтә. Шулай ук безнең карамакта дүрт ветлечебница һәм дүрт ветеринария участогы бар. Аларда үз эшен яхшы белгән белгечләр эшли.

- Сез җитәкчелек иткән елларда нинди мөһим эшләр башкарылды?

 - Бу еллар эчендә хезмәт шартлары яхшырды, матди база ныгынды. Үзгәрешләр дә булды: лаборатория бетерелде. 2021 елда бу бина йорт хайваннарын кабул итү өчен ветеринар клиникага әйләнде. Монда республика ветеринария музее ачылды. Иске казанлык төзекләндерелеп, анда ветеринария лечебницасы урнашты. Коймалары яңартылды, бинаның түбәсе ябылды, гаражлар ремонтланды, җылытылды. Эш урыныбызның ихатасы зәвыклы итеп заманча үзгәртелде.

 - Сезнең ветеринария өлкәсендәге күпъеллык фидакарь хезмәтегез югары бәһалана. Алар арасында 2010 елда РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы, 2013 елда “БР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре”, 2023 елда ветеринария өлкәсендәге казанышлар һәм күпъеллык фидакарь хезмәт өчен “РФның атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

 - Миңа бирелгән Почет грамоталары һәм почетлы исемнәр – безнең коллективыбызның казанышлары да. Бездә квалификацияләрен күтәреп торган, һөнәрен яхшы белгән осталар эшли.

- Гаиләгез белән дә таныштырып китегез.

 - Хатыным Лалә Ислам кызы белән Диана һәм Динар исемле балалар үстердек. Балаларыбыз үзләренә охшаган һөнәрләр алып, үз тормышларын корып яшиләр.

- Галинур Гаяз улы, шул көннәрдә Сез үзегезнең 65 яшьлек күркәм юбилеегызны билгелисез. Форсаттан файдаланып, арытабан да гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, ветеринария хезмәтендә уңышлар һәм яңа казанышлар телибез.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Фәния СӘЛИМГӘРӘЕВА әңгәмәләште.

Гомерен изге хезмәткә багышлый
Гомерен изге хезмәткә багышлый
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас