Үзән
-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Иҗади күңелле хатын ул

Сихон авылыннан Степанова Елена Васильевна күп еллар элек чуваш халык фольклор ансамблен оештырып, аның җитәкчесе булып тора. Шулай ук ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга оекбашлар бәйли, төрле үләннәрдән чәйләр әзерли, оныклары турында кайгыртырга һәм бакчада җиләк-җимеш үстерергә дә өлгерә.

Иҗади күңелле хатын ул
Иҗади күңелле хатын ул

- Безне кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтеп үстерделәр. Әти-әнием хөрмәткә лаек гади колхозчылар иде. Әтием - водитель булса, әнием чөгендердә эшләде. Без аларны ихтирам итә идек. Аларны тыңламау дигән сүз уебызда да булмады. Иртән-иртүк әнигә ияреп, чөгендер утарга барабыз, ә төштән соң мәктәпкә йөгерәбез, чөнки без икенче сменада укый идек. Өйдәге эшләр дә безнең өстә булды, - дип сүз башлады Елена Васильевна. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, кыз Төзелеш училищесында укып, маляр һөнәре алып чыга. Ләкин белгечлеге буенча бер көн дә эшләми. Гафури районының Таеш авылы егете Иван Петрович белән танышып, чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Булачак тормыш иптәше 1970 елдан бирле Казахстанда яшәгән. Алдынгы механизаторларның берсе була. Күпъеллык, намуслы хезмәте өчен “Хезмәт батырлыгы” медале белән бүләкләнгән. Өйләнешкәч, Иван яшь кәләшен үзе белән алып китә. Яшьләргә фатир бирәләр. Елена совхозга хисапчы булып эшкә урнаша. Гаиләдә бер-бер артлы кызлары Алёна, аннары Наташа, уллары Андрей туа.

Анда берничә ел яшәгәннән соң, Степановлар туган якларына кайтырга карар итәләр. Елена - Мокроусово яшелчә базасына, ире Калинин исемендәге колхозга механизатор булып эшкә урнаша, К-700 тракторында эшли.

1986 елда Елена Сихон авыл клубына үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри башлый. Оештыра белү сәләтен күреп, җыр-моң сөйгән хатынны художество җитәкчесе, аннары клуб директоры итеп тәгаенлиләр. Авылдагы “Ҫеҫпел” ансамбленә 15 ел җитәкчелек итә. Шул вакытта ул читтән торып Стәрлетамак мәдәниагарту техникумына укырга керә.

 - Мин җырларга бик яратам, авылыбызда бик күп талантлы кешеләр яши, шуңа күрә халык моңын сөючеләрне ансамбльгә берләштерергә булдым. Бүгенге көндә “Чун уҫҫи” (Илһам) фольклор ансамбленә Надежда Янтуганова, Елена Васильева, Светлана Дмитриева, Галина Аркадьева, Ирина Иванова, Алёна Максимова, Светлана Семёнова йөри. Аларның күбесе – хөрмәткә лаек пенсионерлар, аларның барсын да халык җырларына карата мәхәббәт берләштерә. Ансамбль белән без авыл клубында гына түгел, район һәм республика буйлап та концертлар куеп йөрибез.

2011 елда фольклор ансамбле белән Салават шәһәрендә фестивальдә чыгыш ясап, Гран-при яуладык. Нәнәйләрнең яшь вакытларындагы күлмәкләрен һәм баш киемнәрен кидек. Аннары Русиянең төрле төбәкләренә йөри башладык. 2014 елда, Кырым Русиягә кушылгач, Севастопольгә чыгыш ясарга бардык. Өч ел рәттән Чабаксарда фестивальдә катнаштык, Пермь крае, Ульяновск, Екатеринбургка бардык, аннары Санкт-Петербургта “Русия чишмәләре” фестивалендә катнаштык, хәтта Мәскәүдә дә чыгыш ясадык. Күптән түгел фольклор ансамбль белән Казан шәһәренә бардык. Безне бик җылы кабул иттеләр. Беләсезме, лаеклы яшәргә һәм киләчәк буыннарга эз калдырырга кирәк. Чуваш халкының зирәклеге шундый. Мәдәниятебезне халыкка җиткергәндә, җыр яшәячәк, - дип билгеләп үтте Елена Васильевна.

Аннары аны Уфага - Чуваш якшәмбе мәктәбенә чакыралар. Анда да ул “Элем” ансамбле белән шөгыльләнә башлый. Сентябрь аенда Архангель районының Казанка авылында үткәрелгән “Уллах” чуваш фольклор бәйрәмендә Степанова Елена Васильевна җитәкчелегендәге “Чун уççи” ансамбле катнашты һәм тамашачыларны борынгы чуваш җырлары белән таныштырдылар. Агымдагы елда “Вся Уфа” туры эфирда Республика көненә ансамбльнең чыгышын күрсәттеләр.

Хаклы ялга туктагач, Елена Степанова өй буйлап авылдашларыннан борынгы милли киемнәр, кухня кирәк-яраклары һәм башка экспонатлар җыя, ихаталарында алачык төзеп, анда “Степановларның гаилә музее”н ачып җибәрәләр. Бирегә хәзер авылдашлары гына түгел, балалар бакчасыннан һәм мәктәп укучылары да килә һәм чуваш халкының мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышалар.

2024 елдан башлап Елена Васильевна 2024 елдан БР Чуваш автономиясенең Кырмыскалы районы буенча җәмгыяте рәисе, Сихон авыл Советы авыл биләмәсе депутаты булып тора. Шулай ук “Элем” һәм “Чун уҫҫи” чуваш фольклор ансамбльнең җитәкчесе дә.

Вакыты тыгыз булуга карамастан, Елена Васильевна чигү чигәргә, бәйләм бәйләргә, бакчасында яшелчә-җимешләр үстерергә дә өлгерә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән шифалы дару үләннәре җыеп киптерә, сабын, сало әзерләп, аларны волонтерлар штабына илтеп тапшыра. Балаларының һәрберсе тормышта үз юлларын тапканнар. Һәрберсенең үз гаиләсе. Өлкән кызы Алёна тормыш иптәше Руслан белән Уфада яшиләр, алты балага гомер биргәннәр. Кызы Наташа Стәрлетамакта яши, ике ул үстерә. Андрей тормыш иптәше Людмила белән Сихон авылын үз иткәннәр. Үзләренең биш баласы янына тәрбиягә бер кыз алганнар. Аларның бәхетенә Елена һәм Иван сөенеп бетә алмыйлар.

Әйе, ул – гап-гади, ләкин көчле рухлы авыл хатыны, иҗтимагый тормышта актив катнаша, әмма шул ук вакытта яхшы әни, сөекле хатын һәм уңган хуҗабикә булып кала.

 Венера ГАФАРОВА.

Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Иҗади күңелле хатын ул
Иҗади күңелле хатын ул
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас