Илгиз Венер улы кече яшьтән атларны яратып, аларга мөкиббән китеп үсә. Арытабан, алар ир өчен тугры дус та, ярдәмче дә була.
- Бәләкәй чагымнан ук атка мендем, җилдәй җилеп чаптым, ат өстендә үстем дисәң дә була. Егылып төшкән чаклар да булды, әмма аларга булган сөюем югалмады, арта гына барды. Минем әтием ат караучы булып эшләде. Җәйге каникулларда аңа ярдәмләшеп, колхозның тайларын көттем. Шул чакта ук бала күңеле белән бу малкайларның матурлыгына, акыллыгына һәм көченә соклана идем. Хәтта, аларны көткәндә, төннәрен эскерт башында йоклаган чаклар да булгалады. Балачакта ат караучы булырга хыяллансам да, туган авылым Карлыманда сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәрендә эретеп ябыштыручы һөнәренә укыдым. Шуннан Германиядә мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт иттем. Кайткач, 1983 елдан алып 2008 елга кадәр һөнәрем буенча Салават исемендәге колхозда эшләдем. Әмма, күңелем гел атларга тартылды. Арытабан, колхоз атларын һәм авыл көтүен көттем. Хыялым – ярыш атларын булдыру иде. 1990 елда үзем тәүге атымны сатып алдым. Җайлап аларның санын алтыга кадәр җиткердем. Улыбыз Илназ да кече яшьтән атта йөреде. Ул беренче сыйныфта укыганда колхоз Сабантуенда өлкәннәр белән бергә чабып, икенче урынны яулаган иде. Үзем исә тәүдә тачанкада, азак арба белән ярышып гел призлы урыннар алып киләм, - ди ул.
Әйе, Илгиз Гафаров тайларны өйрәтеп бәйгеләргә әзерли. Чабыш атлары белән республика Сабантуйларында да катнашып тора. Шулай, 2024 елда ул өйрәткән “Очкын”да - Динар Мәхмүтов, 2025 елда шул ук атта Дәүләкән районында узган ярышта Рәфис Гафаров беренче урынга чыга. Нинди генә районнарда көч сынамый ул һәм аның аты. Йортларында еллар дәвамында бирелгән нинди генә кыйммәтле бүләкләр юк аның.
- Ат асрау өчен аларны яратырга һәм дөрес тәрбияләргә кирәк. Бу хайваннар белән бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйбыз. Әле хаклы ялда булгач, көннәремнең күбесен атларым янында үткәрәм. Алар янында булганда тормыш авырлыклары, мәшәкатьләре онытыла, алар җаныма ял, яшәүгә көч бирә, - ди Илгиз Венер улы.
Ул малкайларына бөтен уңайлы шартлар булдыра: аларга иң яхшы азык бирә, таза һәм җылы абзарда музыка яңгырый. Җәй көннәрендә тракторы белән аларга печән әзерли. “Ат кичерешләрне аңлап тора, шуның өчен аларга карата яхшы мөгалләмәдә булырга кирәк. Алар белән сөйләшергә, иркәләргә кирәк. Һәр тере җанга җылы сүз кирәклеген онытмаска, - ди ул.
Чын ир-егетнең аты һәм максаты булырга тиеш, диләр. Хәзер куәтле техника заманында яшәсәк тә, бу сүзләр, әйтерсең дә, нәкъ төбәп, Илгиз Гафаровка әйтелгән. Малай көе ат өстендә йөреп үскән 64 яшьлек ир әле дә атларыннан аерылмый.
Тормыш иптәше Гафүрә Фәрит кызы Илгиз Венер улының гомерлек терәге һәм таянычы. Ул иренең һәр эшләрен хуплап, ярдәм итеп яши. Көтү көткән чакларында да ирле-хатынлы Гафаровлар җаваплы эшне бергә башкаралар. Уллары Илназ гына түгел, кызлары Илүзә дә үсмер чакларыннан атлар янында булырга, сыбай йөрергә ярата.
Сабантуйларның күрке булган атларга тугры калган кешеләрнең булуы сөендерә. Менә шундый ат җанлы ир яши район үзәгендә. Киләчәктә дә Илгиз Гафаровка халкыбыз данын ярышларда таныткан шөгылендә уңышлар телибез.
Фәния СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Автор фотосы.