Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сорау-җавап
21 октябрь 2020, 23:35

Миңа бюллетень бирделәр. Урамга чыга аламмы?

- Миңа ике атнага “больничный” бирделәр, коронавируска тест алмадылар әле. Хәзер авыру ихтималлыгы булган барысына да 2 атнага бюллетень бирәләр икән. Шундый соравым бар: мин урамга, кибеткә, даруханәгә чыга аламмы?Гөлфия ӘЮПОВА.

- Медицина күрсәтмәләре, барыннан да элек, авырган кешене сәламәтләндерүгә юнәлтелгән — бу, кагыйдә буларак, йөрүне чикләүдә, билгеле бер даруларны кабул итүдә чагыла. Шул ук вакытта, әгәр авыру үзен яхшырак хис итә икән, урамда йөреп керә ала, монда законга каршы берни дә юк.

Кибетләргә һәм кеше йөри торган башка урыннарга килгәндә, биредә авыруның хәленнән чыгып эш итәргә кирәк. Әгәр ул башка кешеләргә чир йоктырырлык хәлдә булса, мондый урыннарга башкаларның иминлеген гарантияли торган нормаларны үтәп кенә йөри ала.

Автор: Резеда Галикәева.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/509428.

Читайте нас: