Сорау-җавап
28 Октября 2020, 18:55

Милек уртакмы?

— Мин никахка кадәр автокредитка автомобиль сатып алган идем, вакыт узгач кияүгә чыктым һәм ирем автокредит өчен түләргә ярдәм итте. Хәзер аерылышабыз, ирем машинаны сатарга һәм акчасын урталай бүләргә тели. Бу очракта ниш­ләргә?Зәлия РӘҖӘПОВА.

Әгәр дә никахка кадәр автомобиль сатып алгансыз икән, ул шәхсән сезнең милек исәпләнә. Ирегез никах чорында түләнгән сумманың яртысын гына түләтә ала. Сез аңа бу сумманы исәпләп чыгара һәм тәкъдим итә аласыз, ә ул каршы икән, судка мөрәҗәгать итә ала. Сумма автомобиль бәясенең яртысыннан кимрәге булачак.
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/519986.
Читайте нас