Үзән
+15 °С
Облачно
Сорау-җавап
2 Ноября 2020, 19:55

Балалардан раскладушка ташыталар

- Балалар бакчасында 5 яшьлек сабыйлар авыр раскладушканы үзләре бүлмәгә алып керә, үзләре җәя, аннары чыгарып куя. Бу дөресме?!Дания СӘФӘРОВА.

- Юк, дөрес түгел. Кече тәрбияченең вазыйфаларына балага йокы урыны әзерләү керә һәм бу аның вазыйфа инструкциясендә чагылырга тиеш. Балалар бакчасы мөдире исеменә балагызның раскладушка күтәреп йөрүенә каршы булуыгыз турында гариза белән мөрәҗәгать итегез. Әгәр хәл үзгәрмәсә, районыгызның Мәгариф идарәсенә шикаять бирегез.
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/526518.
Читайте нас