- Мин әле 2нче курста укыйм. Укырга кергәч, авыр булыр микән, дип шикләнебрәк тора идем. Куркуларым юкка булган. Кырмыскалы гимназиясендә алган төпле белемем биредә дә яхшы өлгәшергә булышлык итте. Беренче сессияне тапшырып, зачетканы әти-әнигә алып кайтып күрсәткәч, алар да бик шатланган иде. Гомумторакка урнашкач, шәп, актив егетләр белән таныштым, бик тиз дуслашып киттек. Укудан буш вакытларны бик күңелле үтәрдек. Якында гына “Нефтьче” стадионы урнашкан, кичләрен шунда футбол уйнарга йөри идек. Университетта да, гомумторакта да даими рәвештә төрле спорт һәм мәдәни чаралар оештырылып торды. Аларда актив катнашырга тырыштым. Шуңа студент тормышына бик тиз күнегеп киттем. Кызганычка каршы, менә инде бер елга якын дистанцион форматта укыйбыз. Шуңа курсташлар белән онлайн гына аралашырга туры килә. Шулай да, үзебезнең футбол командасын булдыргач, атна саен Уфа шәһәренә барып, матчларда очрашып торабыз – Уфа һәвәскәр футболчылар лигасында уйныйбыз. Тизрәк әлеккечә укуга күчәсе килә. Гомумторак та сагындырды. Кайбер авырлыкларга карамастан, анда барыбер күңелле - тормыш кайный.