- Студент еллары – тормышның иң күңелле чагы. Курсташ кызлар белән төрле чараларда катнашу, бергәләп бәйрәмнәр оештыру, гомумторакта бергәләп имтиханнарга әзерләнү әле дә күз алдында. Сессияне ябып, соңгы билгене куйдырып, өйгә – әти-әни янына кайту зур куаныч иде. Соңгы курста район гәзите редакциясендә практика үтүем дә минем күңелдә онытылмас тәэссоратлар калдырды, бу өлкәнең кызыклы, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта җиңел булмаган якларын да аңларга, күрергә мөмкинлек бирде. Бу кабатланмас мизгелләрне ничек сагынмыйсың инде?!