- Студент тормышына аяк басканыбызга да биш дистә елдан артык вакыт үткән икән инде. Ул чактагы рәхәтлекне, күңелле вакытларны хәзер сагынып сөйлисе генә кала. Мин үзем Бөре педагогия институтының биология факультетында белем алдым. Үзебезнең йолалар бар иде: имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң төркемебез белән күл буена барып күңел ачабыз. Театр, кино, музейларга йөрү... - иң күңелле вакытлар. Әлбәттә, авырлыклар да булгандыр инде, ләкин яшь чакта аларга бик игътибар да итмисең бит инде. Диплом алгач, төрлебез төрле районнарга таралсак та, бүгенге көнгәчә күпләребез белән элемтәдә торабыз. Безнең районнан берничә кыз бергә укыган идек. Укытучылар булач, эш буенча да очрашып торырга туры килде. Шунысы сөенечле, күпме еллар үтсә дә, без бүген дә аралашып яшибез. Хәзер социаль челтәрләр бар, шулар аша бер-беребезне табышып, хәл-әхвәлләрне белешеп торабыз. Бер-беребезгә кунакка йөрешәбез. Соңгы тапкыр - ике ел элек “Шәҗәрә” бәйрәмендә очрашып, укыган елларыбызны сагынып искә алган идек.