Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сорау-җавап
26 февраль 2021, 12:25

Тынычлану өчен күнегү эшлә!

Минем нерв системам тиз ярсый, тынычланыр өчен еш кына дару эчәргә туры килә. Ләкин даими дару эчүнең зыянлы икәнен беләм, үләннәрне дә төнәтәсе була, бу шактый вакыт таләп итә. Тынычланырга ярдәм итүче сулыш алу күнегүләре бар диләр, шуларның берәрсе турында язмассызмы икән?Роза Вахитова, Чакмагыш.

Рәхим итеп, Роза апа! Утырган килеш, күкрәк тутырып, йогларча сулыш алыгыз – үзегезгә яшәү көче керүен тоярсыз. “Бер-ике” дип санап, тын алмый торыгыз. Сулышны чыгарган чакта, авызыгызны бөреп, һаваны акрын гына тышка куыгыз, тәнегез йомшарсын. Бу күнегүне 5-6 мәртәбә кабатлагыз – организмыгызның стресс һәм киеренкелектән арынуын тоярсыз.
Фото: wwomen.ru.

Автор: Гөлара Арсланова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/694078.

Читайте нас: