Яңа өй туйлаучыларга сәламләү сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов мөрәҗәгать итте.
- Федераль һәм республика бюджетыннан бүленгән акча исәбенә ел саен районда балигъ булган ятим балаларга торак бирелә. Бүген районның биш кешесе барлык уңайлыклары булган фатир ачкычы ала, - диде Фәнзил Фәез улы.
Фатирлы булучылар арасында гаиләлеләр дә булуы аеруча куанычлы.
- Безнең өчен бу зур вакыйга. Без аны зур түземсезлек белән көтеп алдык. Ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты. Фатирыбыз иркен һәм якты. Балабызга рәхәтләнеп уйнау өчен ихатада балалар мәйданчыгы да бар. Биләмәнең күзәтү астында булуы да яхшы. Якын вакытта фатирыбызга йорт җиһазлары һәм көнкүреш техникасы сатып алачакбыз, - дип шатлыклары белән уртаклаштылар Лиана һәм Павел Ризвановлар.
Ә менә яңарак өйләнешкән Лиана һәм Илфат Каһармановлар өчен яңа фатир зур бүләк булды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен ятимнәрне торак белән тәэмин итү программасына федераль һәм республика бюджетыннан 12 миллион сумнан артык акча бүленә. Безнең районда чиратта торган 17 кеше дә агымдагы елда тораклы булачак.