Бер-бер артлы килгән каты сынаулардан сабыр канатлары шартлап сынганда, гаделлеккә ышанычы тәмам сүнеп, җанында соңгы тамчы өмет калмаганда шакый гүзәл зат бу йорт ишеген. Гаиләдә җәберләнүләргә, тукмалуларга арытабан чыдамыйча, балаларын җитәкләп чыгып киткән яки ире белән аерылу газабыннан йөрәк көче беткән, иң хәсрәтле мәлләрендә япа-ялгыз калып, тормышта интеккән хатыннар, кансызлык белән очрашудан җаны теткәләнеп, үз-үзенә кул салыр хәлгә җиткән яшь кызлар, йөкле хатыннар да сыену таба монда.
Бүлек җитәкчесе, социаль хезмәткәр, юрист, психолог һәрбер хатын-кыз белән аерым зур эш алып бара. Мәсәлән, кирәк икән, документлары тәртипкә китерелә, дәгъва кәгазьләре, гаризалар әзерләнә, оешмаларда, хокук саклау органнарында, судларда аның мәнфәгатьләре яклана. Үзенә җайлы эш табу, сабыйлары булса, аларны урнаштыру хәстәрлеген күрәләр, какшаган сәламәтлеген ныгыталар. Тән җәрәхәтләре уңалган, җан яралары имгәнгән гүзәл затка әкренләп кенә яшәү гаме кайта, үзенә ышанычы арта.
Бу үзәктә хатын-кызларга вакытлыча яшәү, балалары белән аралашу өчен якты җылы бүлмәләр җиһазландырылган, уңайлы шартлар тудырылган. Монда алар ике айга кадәр яши ала.
Хатын-кызлар үзләре килә алмасалар, эш көннәрендә 8 сәгать 30 минуттан 20.00га кадәр 8 (347) 286-02-53 телефонына, live:wowendom скайбына шалтырата ала. Шулай ук үзләре теләгән вакытта wowendom@mail.ru адресы буенча яза, www.семья.рф порталында белгечләргә сораулар калдыра алалар.
2017 елның эш нәтиҗәләре буенча хатын-кызларга ярдәм итү бүлегенә, гомумән, гаиләара мөнәсәбәтләре какшаган, яшәү чыганаклары булмаган, психологик, хокукый ярдәмгә мохтаң 1792 кеше мөрәҗәгать иткән. 40 хатын-кызга, 50дән артык балага стационар шартларда социаль ярдәм күрсәтелгән.
“Гаилә” республика ресурс үзәгенең адресы: Уфа шәһәре, СССРның 50 еллыгы урамы, 27нче йорт, 1нче корпус. Консультациягә язылу телефоны: 8(347) 286-02-53.