Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
6 февраль 2018, 12:01

Пособиеләр арта

1 февральдән айлык акчалата түләүләр күләме 2,5 процентка арттырылды. Районда 4313 кеше шундый түләүләр ала. Алар арасында - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, фашизмның балигъ булмаган әсирләре, «чернобыльчеләр», Семипалатинск полигонында радиация тәэсиренә дучар булганнар, инвалидлар һәм башка федераль льготалылар.

Бер үк вакытта айлык акчалата түләүләр составында социаль хезмәтләр җыелмасын бирүгә юнәлтелгән акча суммасы да арта. 1 февральдән ул 1075,19 сум тәшкил итә. Шуның 828,14 сумы - бушлай таратылган дарулар алуга, 128,11 сумы - шифахана-курортта дәвалануга, 118,94 сумы шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай юл йөрүгә, шулай ук шәһәрара транспортында дәвалану урынына барып кайтуга бүленә.
Зөлфия Котлыева,
Пенсия фондының район идарәлеге начальнигы.
Читайте нас: