Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
6 февраль 2018, 12:14

Пособиеләр индексацияләнә

Агымдагы елның 1 февраленнән балалар пособиеләре 2,5 процентка инденксацияләнәБалалары булган гаиләләргә, шул исәптән бала туганда бер тапкыр бирелә торган, яшь ярымга кадәр бала тәрбияләү буенча айлык, шулай ук, балага узгач, медицина учреждениеләренә исәпкә куелганнан соң түләнә торган пособиеләр 2,5 процентка индексацияләнә.

РФ Страховкалау фондның БР буенча төбәк бүлекчәсе район коэффициентын исәпкә алып пособиенең күләме турында хәбәр итә. Шулай, яшь ярымга кадәр бала тәрбияләү буенча айлык пособиенең минималь күләме – 3 613, 68 сум (беренче бала өчен), икенче һәм арытабангы балалар өчен – 7 227, 35 сум. Бала туганда ата-аналар 19 272,95 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие ала.
Хатын-кызлар консультация­се­нә иртә срокта исәпкә басучыларга 722,74 сум түләячәкләр. Бала тәрбияләү буенча айлык пособиенең иң югары күләме (2018 елның 1 гыйнварыннан тәгаенләнгәннәр өчен) 24 536,57 сум тәшкил итә.
Шуңа да игътибарыгызны юнәлтәсе килә: 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме арту сәбәпле, эшләүче гражданнар өчен беренче бала тәрбияләү буенча айлык пособие 4364 сум 94 тиеннән азрак була алмый.
Агымдагы елның гыйнварыннан Русиядә минималь хезмәт хакы 9 489 сум тәшкил итте. Моңардан тыш, җирләү өчен бирелгән пособие дә 6556,51 сумга җитте.
Әлфия Ходайдатова,
бүлек начальнигы.
Читайте нас: