Барлык яңалыклар
Социаль аспект
2 март 2018, 13:43

Программа озайтылды

Ана капиталы: 2018 елда аны яңача файдалану Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча программа гамәлгә керү белән Кырмыскалы районында яшәүче 3856 гаиләгә Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшырылды. Ә 2018 елда ана капиталы программасы шактый тулыланды.

Беренчедән, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, “Ана капиталы” акчасын бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва итә ала. Ел башыннан РФ Пенсия фондының район идарәлеге тарафыннан 8892 сум күләмендә айлык түләү алуга 1 гариза кабул ителде.
Икенчедән, ана капиталы акчасын балага 3 яшь тулганын көтмичә, мәктәпкәчә учреждениеләргә түләү өчен тотынырга мөмкин. Өченчедән, 2018-2021 елларда икенче яки өченче баласы туган гаиләләр торак шартларын яхшырту максатында кредит алганда льготалар белән файдалана ала. Льготалы ипотеканы шулай ук ана капиталы акчалары белән каплатырга мөмкин. Биредә сертификатка хокук биргән балага 3 яшь тулуын көтү мотлак түгел.
2007 елдан башлап 3662 гаилә, закончалыкка ярашлы, ана капиталы акчаларын тотыну турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Аларның күбесе, ягъни 3563 гаилә, акчаларны торак шартларын яхшыртуга тотынды. Торак сатып алу яки төзүгә юнәлтелгән гомум ана капиталы акчасы 955 миллион сумнан артык тәшкил итте. 99 гаилә ана капиталы акчаларын балаларына белем бирүгә тотынды, аларның исәбенә 4,4 миллион сум акча күчерелде. Сертификат ияләренең 60 проценты ана капиталы акчаларын тулысынча файдаланды.
Ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Шул ук вакытта сертификат алу һәм акча белән файдалану вакыты чикләнмәгән.
Зөлфия Котлыева,
РФ Пенсия фондының район идарәлеге начальнигы.
Читайте нас: