Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
19 октябрь 2018, 11:43

Яшь гаиләләргә сизелерлек ярдәм

Районның яшь гаиләләренә торак сертификатлары тапшырылды

Район хакимияте бинасында “Башкортстан Республикасы төзелеш комплексы һәм архитектураның үсеше” Дәүләт прог­раммасы чиклә­рендә, сабыйлары туган яки уллыкка алган алты яшь гаилә сертификат иясе булды.
Гаиләләре белән килгән бу вакыйга һәрвакыт зур бәйрәмгә әверелә. Район хакимияте башлыгы бурычларын башкаручы Илдар Латыйпов һәм район хакимияте башлыгының социаль мәсь­әлә­ләр буенча урынбасары Флизә Макеева тантаналы шартларда яшь гаиләләргә сертификат тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.
- Дәүләт ягыннан күрсә­телгән бу ярдәм бик урынлы. Киләчәктә һәр йортта да мондый изге вакыйгалар булып торуын телибез, - дип шатлыклары белән уртаклаштылар прог­раммада катнашучылар.
Башкортстан Республикасы бюджеты исәбеннән бирелгән социаль түләү сатып алынган яки төзелүче йорт өчен алынган кредит (ипотека) хакын каплату максатында бирелә.
Ринат Әбделманов.
Читайте нас: