Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
4 декабрь 2018, 12:00

“Үз өемдә үз көем”

Кабак авылыннан Артур Сәмиголов “Йорт комплекты” программасы ярдәмендә елына 5 процент белән 300 мең сум кредит алып, үзенә зур һәм уңайлы йорт салып ята.

Үз көче белән

Артур Кабак авылында туган. Урындагы мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт кооператив техникумында менеджер-товаровед һөнәре алып чыга. Байтак еллар кондитер булып эшли. 2009 елда егет өйләнә, тормыш иптәше Елена белән ике бала үстерәләр. Даринага – 7, Тимурга 5 яшь. Бер бүлмәле фатирлары булуга карамастан, Сәмиголовлар һәрвакыт зур һәм иркен йорт турында хыяллана.

– Дүрт ел элек без җир биләмәсе алдык. “Йорт комплекты” программасы турында ишетү белән район хакимиятенең юридик бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Алар әйткән барлык документларны да җыйдык. Тугызга ун метр зурлыгында йорт нигезе әзер иде. Балта осталары төзелеш өчен күпме материал кирәклеген исәпләп чыгарды. 2017 елның гыйнварында 48 куб борыс алып кайттык, эшчеләр тиз арада стеналарын күтәреп тә куйды. Ә түбәсен яз көне яптык. Гомумән, 90 квадрат метрлы йорт килеп чыкты. Бүлмә бүлү, идән, түшәм җәю кебек эшләрне үз кулларым белән эшләргә тырышам, – ди Артур Сәмиголов.

Беренче катта зал, кухня һәм йокы бүлмәсе урнашкан. Мансардада киләчәктә йокы бүлмәләре эшләргә уйлыйлар. Электр уты һәм газ үткәрелмәгәнгә күрә, агымдагы елда алар яңа йортка күчә алмаган.

- Яз җитү белән мотлак яңа йортта яши башлаячакбыз. Үзебезнең ихатабыз һәм яшелчә бакчабыз булуын күптән тели идек. Балаларга да уйнарга урын иркен булачак, - ди гаилә башлыгы.

Программалар ярдәмгә килә

Район хакимиятенең юридик бүлегенең баш белгече Ольга Макарова халык белән җыелышта торак шартларын яхшыртуга булышлык итүче программалар турында сөйләде.

– Безнең районда берничә программа эшләп килә. Ләкин аларның барсының да бер шарты бар. Программада катнашырга теләгән кеше торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш. Мондый белешмәне авыл биләмәсе хакмияте бирә. Бер кешегә торак мәйдан 12 квадрат метрдан кимрәк туры килә икән, сезнең мондый документны алуга хокукыгыз бар, - дип аңлатты Ольга Владимировна.

“Йорт комплекты” программасы безнең районда киң билгеле һәм ул зур популярлык яулый. Анда катнашкан кеше 300 мең сумнан артык булмаган суммага үзе теләгән зурлыкта бурага яки идән, түшәм өчен такталар, бәбкәлек агачларга заказ бирә ала. Бу акчаны елына 5 процентлы ставка белән Торак төзелеше фонды бирә. Займ алу өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булган пенсия яшендә булмаган бер кеше кирәк булачак.

Халыкны кызыксындырган икенче программа - “Авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү”. Ул дәваханә, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты кебек социаль өлкәдә яки авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр өчен тәгаенләнгән. Программада катнашу өчен хатыны яки иренә 35 яшь тулмаган, оешмада ким дигәндә 1 ел эшләгән булырга тиеш. Документлар тупланып беткәч, гариза язучы торак сатып алу яки төзү өчен кайтарып бирелми торган субсидия алуга чиратка куела. Торакның зурлыгы гаилә әгъзаларының санына бәйле.

Яңарак гамәлгә кергән бу программа буенча 300 мең сумны төзелеш материалы белән түгел, ә акчалата алырга мөмкин. Аны сез төзелеш өчен генә түгел, ә торакны ремонтлау һәм эчке бизәү эшләре өчен дә тотына аласыз. 300 мең сум алу өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булган кеше кирәк, ә 150 мең сум алганда ул бөтенләй таләп ителми. Заявканы Торак төзелеше фонды тикшерә, займ буенча страховка юк. Бу программада катнашу өчен хезмәт хакы турында белешмә һәм оешмада ким дигәндә алты ай эшләргә кирәк.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: