Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
11 гыйнвар 2019, 12:11

Яңа елны – яңа фатирда

Яңа ел алдыннан район хакимиятенең кече залында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, шулай ук “РФ гражданнарын уңайлы торак белән тәэмин итү” дәүләт программасында катнашучы күпбалалы гаиләләргә Сертификатлар тапшыру тантанасы үткәрелде.

Бүгенге көндә безнең районда торак алуга 90 кеше чиратта тора, алар арасында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар да бар. 2018 елда безнең районга торак сатып алу максатында республика һәм ил бюджетыннан 12 миллион сумнан артык акча бүленде.
Яшь гражданнарга сертификатларны район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Макеева тапшырды. Алар яңа фатир һәм субсидия алучыларга бәхет һәм сәламәтлек телә­де.
- Шундый зур бүләк өчен зур рәхмәт белдерәм. Хәзер кызым өчен күңелем тыныч, ул яңа фатирда яшәячәк. Вакытлыча торакта яшәп, чит кешегә акча түләгәнче, үзең­нең фатирың булуга җитәме соң?! Безгә ярдәм күрсәткән опека бүлегенә рәхмәт әйтә­сем килә, - диде яңа фатир хуҗасы Шабнам Халикова.
Рәхмәтуллиннарның күп­бала­лы гаиләсе “Яшь гаилә­ләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча чиратта 2009 елдан бирле тора. Бу программаның төп максаты – яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен субсидия бирү. Яңа йорт әле төзелә генә, ләкин субсидия алу белән Жанна һәм Халит андагы эшләрне ел ахырына тәмам­ларга исәп тота.
- Мондый бүләккә без бик шатбыз. Хәзер без йортыбызны төзеп бетә алачакбыз. Безнең Жасмин, Алмаз һәм Николь исемле балаларыбыз үсеп килә. Алар беркайчан да чирләмәсен, якты һәм зур йортта яшәсен өчен барсын да эшләячәкбез, - ди Жанна Рәх­мә-туллина.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: