Өлкәннәр еш кына буыннары сызлау, йөрәк-кан тамырлары белән интегүләре, күзләренең начар күрүе, колакларының начар ишетүләренә зарланалар. Шуңа да, социаль хезмәткәр бу яшьтәге кешеләрнең психологик үзенчәлекләрен белергә тиеш. Бу аларга үз эшләренең асылына төшенергә, олы яшьтәгеләр белән уртак тел табарга, хәлне дөрес бәһаларга һәм проблеманы дөрес хәл итәргә булышлык итә.
Яшәгән саен кешеләр үз сәламәтлеге турында ешрак уйлана башлый, шуңа күрә күпләре спорт белән шөгыльләнергә карар итә. Ә физик күнегүләрне башкара алмаганнар күңелләренә ошаган, кәефне күтәрә торган мавыгу таба. Мәсәлән, Сахай авылында яшәүче 95 яшьлек Х.С.Хәсәнова моңа ачык мисал. Хәдичә Сабирҗан кызы катлаулы кроссвордлар чишә, моңа ул вакытының күп өлешен бүлә. Ни генә дисәң дә, баш миенең эшчәнлеген, хәтерне яхшырту өчен бер дигән күнегү ул.
Кырмыскалы авылында яшәүче Ә.М.Нурышев, I төркем инвалид булуына карамастан, кул кушырып утырмый, тормышына да зарланмый. Әхәт Мидхәт улы ясаган сувенирлар һәм картиналар аның үзенә дә, тирә-яктагыларга да шатлык һәм җылылык бүләк итә.
Прибельский авылынннан 1937 елгы С.Ш.Галиуллина бакчасында эшләргә, анда тәртип булдырырга ярата. Җәй көне Сания Шәмсетдин кызының йортына барып, андагы матурлыкны, чәчкәләрненең күплеген күреп, хәйран калып кайттык.
Йортларында социаль хезмәт белән файдаланучы бик күпләрне мисал итеп китерергә мөмкин. Алар ярдәмгә мохтаҗ булсалар да, күңелләренә хуш килгән эшләре бар.
Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр. Көненә 8 минут спорт белән шөгыльләнү дә гомерне озынайта, дип исбатлый галимнәр. Мәсәлән, Бишаул-Уңгар авылыннан Әлфия Баязит кызы Хәйретдинова да бу киңәшләргә колак сала – кыш көне чаңгыда шуа, скандинавия таяклары белән дә йөри. Бу күнегүләрнең файдасы аеруча зур – алар организмны кислород белән баета, кан әйләнешен көчәйтә.
Мондый мисаллар бихисап китерергә мөмкин. Кызыксынучан һәм сәламәтлекләрен кайгырткан кешеләр үрнәгенә башкалар да иярер, дип ышанасы килә.
Альмира Хәкимова, “Таң” үзәге директоры.