Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
29 март 2019, 12:21

Айлык акчалата компенсация: түбән килемлеләргә ярдәм

Башкортстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре хакларының яңа стандартлары кабул ителде

Тарифлар үсү, ә 2019 елдан каты көнкүреш калдыкларына яңа чыгымнар статьясы белән бәйле ел саен төбәк стандартлары раслана һәм аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнарга субсидия һәм айлык компенсация түләү өчен нигез булып тора. Бу карар 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә кергән хокук мөнә­сәбәтләренә дә кагыла. Шулай булгач, апрель аенда республика халкы берьюлы гыйнвар, февраль, март һәм апрель аена айлык акчалата компенсация һәм субсидия алачак. Моның өчен аларның үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Субсидиягә, республикада билге­ләнгән стандартлардан чыгып, торак-ком­муналь хезмәтләр буенча күрсәтелгән хезмәт өчен түләү суммасы гаилә табы­шының максималь чыгымнар өлешеннән арткан гражданнар дәгъва итә ала.
Субсидияне мөмкин кадәр күбрәк гражданнар ала алуын тәэмин итү максатында, гаиләнең җыелма табышының максималь рөхсәт ителгән өлешендә, торак-коммуналь хезмәтләр лмаган гаилә­ләр өчен 15 тән 13 процентка кадәр, 70 яшьтән өлкән ялгызы яшәгән пенсионерлар өчен 18 дән 16 процентка кадәр, калган категория гражданнарга 20 процентка кадәр.
Мәсәлән, гражданинның айлык килеме (барлык түләүләр һәм пособиеләр белән бергә) 20 мең сум тәшкил итә, ә торак-коммуналь чыгымнары 4 мең 100 сум (20 проценттан артык) икән, бу очракта ул торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен дәүләттән субсидия алуга дәгъва итә ала. Балаларын ялгызы тәр­бияләүче, 20 мең килеме булган һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнары 2700 сум түләгән күпбалалы ана да шундый ук хокукка ия. Чөнки тулы булмаган һәм күпбалалы гаиләләр өчен ул 15 проценттан 13 процентка кадәр кимеде.
Әлеге вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен республиканың 73 мең кешесе субсидия алса, 2019 елда аларның саны 115 мең кеше тәшкил итүе ихтимал. Бу максаттан 2,3 миллиард сум акча бүленде. 2018 елның уртасында төбәктә субсидиянең уртача күләме 2 мең 333 сум тәшкил итте.
Юлия Лукашова, республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Уфа филиалы директоры урынбасары.
ФОТО: https://yandex.ru/images/
Читайте нас: