15 майда билгеләнгән Гаилә көнендә “Таң” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге белгечләре социаль хезмәтләр белән файдаланган гаилә парларын котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шунысы куанычлы, байтак парлар ярты гасыр һәм аннан артык тату гомер кичерәләр. Шулай, Кырмыскалы авылыннан Светлана Константиновна һәм Геннадий Николаевич Быковлар 48 ел гомер итәләр. Социаль үзәкнең хезмәтләре белән алар биш елга якын, Кырмыскалы авылына Уфа шәһәреннән яшәргә күченеп килгәч тә файдалана башлаганнар. Балалары, оныклары, туруннары да еш кайтып тора, ләкин социаль хезмәткәрләр килеп ярдәмләшеп йөрегәч, күпкә җиңел, ди Быковлар, социаль хезмәткәр Гөлнара Кәримовага рәхмәтләрен җиткереп.
Ә менә Константиновка авылыннан Вера Александровна һәм Виктор Павлович Перевышиннар шул көннәрдә алтын туйларын билгеләячәкләр.
Алар ярты гасырдан артык элек Салават районында – иренең кече туган ягында танышканнар. Ул вакытта яшь Вера юллама буенча шәфкать туташы булып эшкә килгән була. Танышалар, өйләнешәләр. Ә ун елдан соң Вера Александровнаның олы яшьтәге әти-әнисе – сугыш һәм хезмәт ветераннары турында хәстәрлек күрү өчен безнең районга кайталар. Вера Александровнаның байтак еллар дәвамында балалар бакчасы мөдире, авыл биләмәсе башлыгы булып эшләвен күпләр хәтерлидер. Ә Виктор Павловичның хезмәт биографиясе урындагы мәктәп белән бәйле – директор да була, дистә еллар дәвамында укыту эше буенча директор урынбасары вазыйфасын да башкара. Халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең хезмәтләре белән Перевышиннар биш ел тирәсе файдалана. Һәм бу чорда аларга ярдәм итүче Елена Семеновага бик рәхмәтлеләр.
Гаилә көне уңаеннан котлаулар кабул итү олы яшьтәге парлар өчен зур куаныч булды. Ни генә дисәң дә, аларга бүләк түгел, ә игътибар һәм ихтирам мөһим.