Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
31 Май 2019, 12:33

“Без бер-беребезгә кирәкбез!”

Шул көннәрдә өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру, иҗади сәләтләрен тормышк ашыру максатыннан “Таң” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә пенсия яшендәге кешеләр өчен кызыксынулар буенча клуб ачылды. Бирегә хаклы ялга чыкканчы да, әле дә автив тормыш алып барган апа-абыйлар чакырылды.

Шул көннәрдә өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру, иҗади сәләтләрен тормышк ашыру максатыннан “Таң” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә пенсия яшендәге кешеләр өчен кызыксынулар буенча клуб ачылды. Бирегә хаклы ялга чыкканчы да, әле дә автив тормыш алып барган апа-абыйлар чакырылды.
Чараны ачып, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева җыелучылар­ның барысына дә рәхмәт белдерде һәм мондый оешмаларның мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләде.
- Безнең районда кызыксынулар буенча байтак клублар эшләп килә: балалар һәм үсмерләр өчен иҗади түгәрәкләр, инвалид бала тәрбияләүче хатын-кызлар һәм кул осталары өчен төрле оешмалар бар. Мәсәлән, Кабак авылында хатын-кызлар җыелышып кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Ә Иске Кыешкы авылында авыл биләмәсе хакимияте ярдәме белән туку станогы сатып алып, паласлар сугалар. Һәм, ниһаять, бүген өлкән яшьтәгеләр өчен дә клуб үз ишекләрен ача. Биредә сезнең җыелышып аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм нәрсәгәдер өйрәнүдән тыш, йорт мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арынып тору мөмкинлеге бар, - диде Флизә Наил кызы оешманың эшчәнлеге белән таныштырып.
- Без бу клубны барлык гомерләрен хезмәттә үткәргән, бүгенге көндә хаклы ялда булган өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышына ямь өстәү максатыннан оештырырга карар иттек. Бирегә килеп алар рәхәтләнеп аралашып, вакытларын кызыклы да, файдалы да үткәрә алачак. Очрашуларны сез үзегез планлаштыра аласыз. Берсе – сәламәтлеккә багышланса, икенчесендә кул эшләре белән шөгыль­ләнергә мөмкин. Теләк булганда, район һәм республиканың истәлекләре урыннары буенча сәяхәткә чыгу мөмкинлеге дә бар. Әлегә бу клуб район үзәгендә генә эшләячәк. Әгәр оешмага керергә теләүчеләр саны арта икән, башка авылларда да бүлекчәләр ачарга тырышырбыз, - диде халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Альмира Турьян кызы Хәкимова.
Сый-нигъмәтләр тулы табын артында җыелучылар бер-берсе белән якыннанрак танышты, үзләре, мавыгулары турында сөйләде. Шунда ук клубка исем һәм аның рәисе сайланды. Шулай итеп, “Без бер-беребезгә кирәкбез!” клубының җитәк­чесе итеп мәгариф ветераны Мәрьям Гатаулла кызы Абакачева сайланды.
Табын артына, чынлап та, талантлы кешеләр - кул осталары, җыр-моңга гашыйк җаннар җыелган иде. Кунакка да алар буш кул белән килмәгәннәр бит. Шулай, Кырмыскалы авыл биләмәсенең хатын-кызлар советы рәисе Татьяна Ибракова гитарасында уйнап җыр башкарды. Нәсимә апа Ишемголованың да тавышына сокланмаган кеше калмагандыр. Кичәне дәвам итеп, яшьлек елларындагы җырларга кушылып җырлап утырдылар.
Аралашырга, вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә килгән өлкән буын вәкилләре, үз чиратында, оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп, июнь аенда республикабыз башкаласына сәяхәт кылырга сүз куешып таралыштылар.
Эльвира Хөснетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: