Олыгайган көндә гаиләң, балаларың тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүдән дә зур бәхет юктыр. Ләкин бөтен кешенең дә язмышы бертөрле булмый, арабызда гомер көзләрен ялгызы каршылап, башкалар ярдәменә мохтаҗ булучылар да бар. Андыйларга яшәү шатлыгын социаль хезмәткәрләр бүләк итә. Изге күңелле һәм тыныч холыклы Нурия Басыйрова социаль хезмәткәр булып 2014 елда эшли башлый.
“Таң” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге белгече белән без ялгыз яшәүче 81 яшьлек Фәүзия Абдуллинага килдек. Кызганычка каршы, аның балалары юк. Гомере буена – 18 яшьтән башлап хаклы ялга чыкканчы колхозда чөгендер үстергән. Яңарак Фәүзия Ибраһим кызы инсульт үткәргән һәм көч-хәл белән генә йөри.
– Нурия минем уң кулым, нәрсә сорасаң да, шунда ук эшләп куя. Рәхмәт инде аңа, – ди әбекәй.
Бүгенге көндә Нурия Рифкать кызы Олыкүл авылында 15 кешене хезмәтләндерә, нигездә, алар олы әбиләр, гаилә парлары да бар. Иң өлкәннәре – Сәбилә Мортазина һәм Тәнзилә Фәйзуллинаның яшьләре 90нан арткан. Эшләү дәверендә ул аларның иң якын кешесенә әверелгән. Күпләрнең йортында су булмаганлыктан, Нурия Басыйрова аларга су китерә, азык-төлек артыннан кибеткә йөри, дарулар китереп бирә, коммуналь хезмәтләр өчен түли, идәннәрен юа.
– Өлкәннәрнең кайберләре барлык хезмәтләр белән дә файдаланмыйлар. Электр уты һәм газ өчен генә түләүне сораучылар да бар. Ә ялгызларга, әлбәттә, күбрәк ярдәм кирәк, – ди социаль хезмәткәр.
Нурия Рифкать кызы Олыкүл авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Йоматау техникумында икътисадчы һөнәре алып чыга. Тимер юлындагы ашханәдә, соңыннан колхозда бухгалтер булып эшли. Кияүгә чыга, Снежана исемле кызлары туа, ләкин тормыш иптәшенең гомере генә кыска булып чыга. Кызын ялгызы карап үстерә ул.
- 18 ел элек әниемне паралич сукты. Шуннан бирле ул түшәктә. Ул минем белән яши, аны үзем тәрбиялим. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу теләге мине шушы эшкә китерде, – ди Нурия.
Яңарак Нурия кияүгә чыккан, зур һәм күркәм йорт салып кергәннәр. Ихталары яшеллеккә күмелеп утыра. Бакчаларында зур булмаган буа ясап, анда балыклар җибәргәннәр. Әледән-әле балалары һәм оныклары килә, йортлары шатлыклы авазларга күмелә.
Нурия Рифкать кызының эшен яратуы күренеп тора.
– Үзем хезмәтләндергән әби-бабайларның һәрберсе өчен борчылам. Берәйсе телефонын алмый торса, шунда ук яннарына йөгерәм. Еллар үткән саен, һөнәребезнең никадәр кирәкле булуына төшенәсең, - ди әңгәмәдәшчем.