Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
24 декабрь 2020, 14:40

Балалар пособиеләре арта

Республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова Башкортстанда 2021 елның 1 гыйнварыннан 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен түләү тәртибе үзгәрәчәген хәбәр итте.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры сүзләренә караганда, аз керемле ата-аналар арттырылган күләмдә пособие алачак.

Ягъни әле аз керемле гаиләләргә яшәү минимумының яртысын түләсәләр, киләсе айда бу сумма аның тулы эквивалентын тәшкил итәчәк – 10 070 сум.

Министр арттырылган пособиене хәтта коронавирус түләүләреннән соң да ярлылыктан чыкмаган, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр алачак, дип аныклады.

Фото: detstvo.ru

Автор: Резеда Галикәева.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/606777.

Читайте нас: