Бу көнне шулай ук хезмәттәшләре Илтуган авылыннан З.Р.Бакиеваны 55 яшьлек юбилее белән котладылар, тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Зөбәйдә Рәшит кызы бу өлкәдә 2003 елдан бирле эшли, аның карамагында 17 кеше исәпләнә. Аена ул 547 социаль гарантияле һәм өстәмә, нигездә, социаль көнкүреш һәм социаль медицина хезмәтләре күрсәтә. Тәҗрибәле хезмәткәр үзенә йөкләтелгән бурычларны уңышлы башкара, эшендә социаль хезмәтләндерүнең төрле ысулларын файдалана, ә ул, үз чиратында, хаклы ялдагылар белән уртак тел табарга, кәефләрен күтәрергә һәм иҗади сәләтләрен гамәлгә ашырырга булышлык итә.
Сер түгел, бу эштә авырулар белән гади итеп, шаяртып сөйләшә белгән, җәһәт кенә өй эшләрен башкарган, аларны сабыр гына тыңлый белгән киң күңелле һәм олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала. Шуңа да ялгыз яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр һәм инвалидлар өчен социаль хезмәткәр иң кадерле һәм якын кешегә әйләнә. Зөбәйдә Рәшит кызы да үзләренең тәрбияләнүчеләре өчен нәкъ шундый кеше.