+13 °С
Дождь
Узган елның декабрендә Башкортстан Хөкүмәте 2016 елның III кварталына халыкның җан башына уртача айлык яшәү минимумы күләмен 8 мең 423 сум күләмендә билгеләде, бу ll кварталга караганда 416 сумга кимрәк.
Русия Хөкүмәте III квартал йомгаклары буенча яшәү минимумын киметте. Эшкә сәләтле халык өчен ул – 8982 (381 сумга кимрәк), пенсионерлар өчен – 6885 (282 сумга кимрәк), балалар өчен 8342 сум (676 сумга кимрәк) тәшкил итә.
III кварталда халыкның уртача килеме – 30704, уртача хезмәт хакы – 27531, уртача пенсиясе 11812 сум тәшкил итте.