Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
17 февраль 2021, 23:10

Йөкле хатын-кызларга 20 мең бирелерме-юкмы?

Русия Дәүләт Думасы депутатлары йөкле хатыннарга яңа өстәмә түләүләр турында закон проектын әзерли башлаган. Аларга һәр ай 20 мең сум күләмендә акча алу хокукын бирә торган сертификатлар тарату тәкъдим ителә. Мондый ярдәм чарасы, депутатлар тәкъдиме буенча, ел ярым эчендә гамәлгә керергә тиеш. Закон проектын уйлап табуда якташыбыз Инга Юмашева да катнашкан.

Депутатлар фикеренчә, мондый чара хатын-кызларга йөклелекнең авыр чорын җиңелрәк үткәрергә һәм аларны абортлардан саклап калырга ярдәм итәчәк. Өстәмә акча алгач, хатын-кызлар дәүләт тарафыннан ярдәм тоячак. Бу илдәге демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип тә уйлыйлар.
Депутатлар Дәүләт Думасына язгы сессия вакытында карау өчен документ кертергә планлаштыра. Тик тормышка ышырмы, юкмы, әлегә билгесез.

Автор: Каспранова Ләйсән.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/682375.

Читайте нас: