Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
3 март 2021, 01:30

Өстәмә ял көннәре кемнәргә бирелергә мөмкин?

Экспертлар тәкъдимне уңай яктан бәяләсә дә, аның кемнәргә кагылачагын төгәл билгеләргә кирәклеген әйттеләр.

Беренче төркем инвалидларны караган русиялеләргә үз хисапларына өстәмә рәвештә ике атналык ял бирергә мөмкиннәр.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә.
Федерация Советы даими нигездә гаилә әгъзаларын кайгыртучылар өчен ташламалар турында закон проекты әзерләгән. Хәзерге вакытта документ Хөкүмәт каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты каравында.
Экспертлар тәкъдимне уңай яктан бәяләсә дә, аның кемнәргә кагылачагын төгәл билгеләргә кирәклеге әйтелгән.
Хәзерге вакытта хезмәткәр, 14 яшькә кадәрге ике яки аннан да күбрәк баласы, яисә балигълык яшенә җитмәгән инвалид баласы булса, күмәк килешү белән беркетелгән очракта түләнми торган ял алырга мөмкин. Бу шулай ук 14 яшьтән кечерәк бала тәрбияләүче ялгыз әниләр яки әтиләргә дә кагыла.
Эльвира Ямалетдинова.
Чыганак: tatar-inform
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: