Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
7 март 2021, 23:15

Пенсия яшен янә арттыралармы?

“2021 елның сентябрендәге Дәүләт думасына сайлаулардан соң, Русия Хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен янә арттырачак, дип раслау хата” , — диде Русия Президентының матбугат сәркәтибе Песков»" “Интерфакс"ка, Дәүләт думасы депутаты Валерий Рашкинның белдерүе уңаеннан.

Валерий Рашкин 6 март көнне Ura.ru басмасынаа биргән интервьюсында пенсия яшен янә арттыру мөмкинлеге турындагы фаразын бәян иткән иде. Аның фикеренчә, 2018 елда пенсия реформасы Русия Пенсия фонды бюджеты кытлыгын каплау өчен җитәрлек түгел.
Рашкин Хөкүмәтнең сентябрь аена билгеләнгән Дәүләт думасына сайлаулардан соң пенсия яшен арттыру турында тәкъдим әзерләячәген әйтте. Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин белдергәнчә, Русия парламентының түбән палатасы пенсия яшен арттыру мәсьәләсен карамый һәм карарга җыенмый. Володин сүзләренә караганда, алда торган сайлаулар нигезсез белдерүләр өчен сәбәп булырга тиеш түгел.
2018 елда Русиядә пенсия яшен биш елга этаплап арттыру турында закон кабул ителде: ир-атлар өчен 60тан 65 яшькә кадәр һәм хатын-кызлар өчен 55тән 60 яшькә кадәр.

Фото: pixabay.com.

Автор: Идрис Саитгалеев.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/706697.

Читайте нас: