Үзән
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
12 март 2021, 13:15
Хатын-кызларны дүрт көнлек эш атнасы көтәме?
Безнең илдә тагын бер яңалык кертмәкчеләр. Ул - хатын-кызлар өчен дүрт көнлек эш атнасы булдыру.
Мәскәү шәһәренең омбудсмены Татьяна Потяева гүзәл затлар өчен дүрт көнлек эш атнасын кертү тәкъдиме белән чыккан. Үзенең бу гамәлен ул заман хатын-кызларының иңнәрендә артык күп җаваплылык, мәшәкать булуы, аларга, хезмәт вазыйфалары белән беррәттән, гаилә, балалар турында хәстәрлек күрү кирәклеге, киеренке тормышта яшәүләре белән аңлаткан.
Потяева әйтүенчә, әлеге вакытта Дәүләт думасында бу тәкъдимне тикшерү бара. Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясендә дә хатын-кызларга дүрт көнлек эш атнасы кертү тәкъдимен карарга әзер булуларын, шул ук вакытта көн үзәгендә башка мөһимрәк мәсьәләләр дә торуы хакында белдергәннәр.
Беренче тапкыр барлык Русия халкын дүрт көнлек эш атнасына күчерү турындагы тәкъдимне Дмитрий Медведев 2019 елда күтәреп чыккан иде. Моның мөһим шартлары дип ул хезмәт җитештерүчәнлеге арту һәм эш хаклары сакланып калуны атады.
Әйткәндәй, махсус сораштыру шуны күрсәткән: ватандашларыбызның яртысы диярлек әлеге яңалыкны тормышка кертү ягында.
Фото: beicon.ru
Автор: Миләүшә Латыйпова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/713659.
Читайте нас:
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?