Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
17 март 2021, 11:45

Башкортстанда 405 үсмер «Бирешмә!» балалар премиясенә дәгъва итә

Быел Башкортстанда 405 үсмер «Бирешмә!» балалар премиясенә дәгъва итә. 21 мартта кичке сәгать 7дә Башкортстан юлдаш телеканалында лауреатларны бүләкләү тантанасы була. Башкортстан юлдаш телевидениесе тамашачыларының бүләк уйнатуда катнашыу, «Бирешмә!» төркеменең һәм популяр яшь җырчыларның җырларын тыңлау мөмкинлеге бар.

Республикада билгеле яшьләрдән торган жюри җиде номинация буенча җиңүчеләрне сайлап алды.
«Күп балаларның язмышы җиңелдән түгел. Ләкин алар бирешми, авырлыкларны җиңеп, алга, максатына, хыялына таба атлый. Бу премия өчен «Тамыр» телеканалына зур рәхмәт», - ди жюри әгъзасы, блогер, яшь эшкуар Динар Шаһиев.
«Быел без 405 гариза алдык! Үсмерләрнең активлыгына куанып бетә алмыйбыз. Димәк, күпме изге эшләр башкарылган, күпме бала тормышта үз юлын табып, максатына таба бара. Ә иң мөһиме – балалар үз эшен бәһалый, күпләргә хас булган оялчанлыгын җиңеп, үзен күрсәтә ала», - диде «Тамыр» телеканалы директоры Гөлназ Колһарина.
«Тамыр» балалар телеканалының үсмерләр өчен «Бирешмә!» беренче башкорт сериалы кискен социаль әһәмияткә ия булды, үсмерлек чорындагы кыенлыкларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар проблемасына, яшьләрнең үз-үзен эзләве мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын ьщлепе итте. Узган елда сериалның икенче мизгеле төшерелде. Бу Русиянең төбәк телевидениесе өчен мөһим вакыйга булып тора.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: