Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль аспект
22 декабрь 2021, 09:46

Һәркемгә 10 мең сум ярдәм булырмы?

Дәүләт думасына бу турыда закон проекты тәкъдим ителгән.

Һәркемгә 10 мең сум ярдәм булырмы?
Һәркемгә 10 мең сум ярдәм булырмы?

Дәүләт думасына балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр турында закон проекты кертелде. Гаиләләргә әлеге социаль ярдәмне күрсәтү башлангычы белән "Гадел Русия - хакыйкать өчен" фракциясе депутатлары чыкты. Бу хакта Дәүләт думасының электрон базасына сылтама белән федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

Документ нигезендә, Русия территориясендә 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләрнең һәр әгъзасына 10 мең сум күләмендә айлык түләү билгеләргә тәкъдим ителә.

Яңа закон үз көченә керү көнен депутатлар 2022 елның 1 гыйнвары дип күрсәткән.

Закон кабул ителгән хәлдә, социаль ярдәм чаралары Русиядә яшәүче 60 миллионга якын кешегә кагылырга мөмкин.

Фото: liveinternet.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
Һәркемгә 10 мең сум ярдәм булырмы?
Һәркемгә 10 мең сум ярдәм булырмы?
Автор:Алсу Каримова
Читайте нас: