Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 гыйнвар 2017, 12:30

Җиңү яулап кайттылар

Уфа шәһәрендә ачык Төбәкара турниры чикләрендә яшь спортчылар өчен тхеквондо һәм Вьет Во Дао буенча 25нче Башкортстан Республикасы кубогы турниры үтте. Анда Р.И.Сөләйманов җитәкчелегендәге безнең район командасы өченче урынга лаек булды.



Бу ярышларда Самара, Ырын­бур, Чиләбе өлкәләреннән, Та­тарстан, Удмуртия һәм Баш­корт­стан республикаларыннан 400дән артык спортчы катнашты. Ярыш­лар өч дисциплина буенча үтте: спаррринг, формаль ком­плекс­лар һәм махсус техника. Анда безнең егетләр – С.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбе укучысы Азамат Гаделшин, Шәйморатовтан Богдан Фәттахов, район үзәгенең 2нче санлы мәктәбендә укучы Арсланбәк Вахитов һәм гим­назиядән Рәис Гыйбадуллин җиңү яуладылар.
Читайте нас: