Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 сентябрь 2017, 12:57

Балык кап, яр башында ялтырап ят!

Шул көннәрдә Кызылгы күле буенда “Кырмыскалы балыкчысы” дип исемләнгән балык тотучыларның ачык район кубогы үткәрелде.

Алты сәгать барган бәйгедә җиңү яулаучыларны карарга кырмыскалылар гына түгел, башка район кунаклары да килгән иде.
Старт алдыннан җыелучылар бер-берсен сәламләде, бергәләшеп фотога төште, шаярды, көлде, чөнки аларның күбесе бер-берсе белән күптән таныш иде.
Чемпионатта барлыгы 9 балыкчы катнашты. Бәйге иртәнге сәгать 6да башланса да, балык сәгать 7дән 10га кадәр шәп капты. Бу вакыт эчендә спортчылар күлдән йә чуртан, йә табан балыгы тартып чыгарып кына торды. Ярыш шартлары буенча, кем иң зур балык тота, шул җиңүче дип таныла. 600 граммлы чуртан иң эре балык булып чыкты. Бу Иске Шәрәй авылыннан Азат Рамазановка җиңү яуларга булышлык итте. Нәтиҗәдә, ул 1,4 килограмм балык тоткан. Район үзәгеннән Денис Шиһапов икенче урын яулады. Аның табышы 700 грамм тәшкил итте. Үрге Тимкә авылыннан Илшат Идрисовның күрсәткече - 300 грамм.
Бу чара Ефремкино авылыннан Валерий Гаврилов һәм аның иптәшләренең инициативасы буенча оештырылды.
- Чараны оештыруда ярдәм күрсәт­кәннәре өчен район хакимиятенә һәм иганәчеләр - Кырмыскалы һәм Уфа шәһәрендә урнашкан кибет хуҗаларына рәхмәт белдерәбез, - ди В.Гаврилов.
Һәвәскәр балыкчылар мондый бәйгене тәү тапкыр гына үткәрми. Шулай, агымдагы елның февралендә мәкедән балык тоту буенча турнир шулай ук Кызылгы күлендә үткәрелгән иде. Ә бер айдан соң чемпионат Үрге Төкен күлендә уздырылды.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: