Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
12 сентябрь 2017, 12:10

Спорт сөючеләр – безнең горурлык

Гәзиттә хәбәр итүебезчә, җәй аеның соңгы көннәрендә Прибельский авылында районда тәүге тапкыр спорт ветераннарының фестивале үткәрелде.

Кояшлы көн кунакларны җылы очрашуларга һәм җиңү­ләр­гә әйдәп торды. Шунысы куанычлы, чара башланыр ал­дын­нан урындагы артистлар кунак­ларның кәефен күтәреп җибәрде.
Чарада якташыбыз, җиңел атлетика буенча СССРның ике тапкыр чемпионы Миңлевасик Абдуллин, шулай ук футбол буенча республика чемпионаты җиңүчеләре дә бар иде.
Прибельский авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәмил Әхмәтов чаралар оештыруда даими ярдәм күрсәткән иганәче­ләргә рәхмәт белдерде һәм аларның ярдәме белән яңа футбол капкалары, волейбол сеткасы, яшьләр ко­мандасы өчен футбол формасы алынды, дип өстәде.
- Безнең авыл элек-электән спорт казанышлары белән дан тота. Матди базабыз ныклы, бер дигән стадион бар, ягъни, сә­ламәт тормыш рәвешен популярлаштыру һәм пропагандалау өчен барлык шартлар да булдырылган. Бүген ветераннар белән бергә яшьләр дә җыелуы аеруча куанычлы, - диде Рәмил Рафаэль улы.
“Бердәм Русия” пар­тия­сенең район бүлекчәче рәисе Ралия Искәндәрова һәм урындагы ветераннар оешмасы җитәкчесе Александр Балабанов кунакларга изге теләкләрен әйттеләр.
Республиканың 1965 елгы чемпионнарын котлау хокукы район командасы­ның элекке капитаны Александр Адамовичка бирелде.
Кызганычка каршы, ул елдагы чемпионнардан Николай Ульянов, Виктор Попов һәм Владимир Жарков кына исән, аларга көчле алкышлар астында 52 ел элек республиканың чемпионнары исеменә лаек булган стадионда ис­тә­лекле статуэткалар тапшырылды.
1982 ел футболчылар өчен аеруча уңышлы була – Бөре шәһәрендә үткә­релгән финал матчында районның җыелма командасы янә иң яхшысы дип таныла. Кунаклар көчле алкышлар астында команда җитәкчесе Галинур Котлыгилдин, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче уенчы Риф Гыйльманов, Дамир Ши­һапов, Валерий Меховников, Анатолий Матросовны котладылар. Безнең арадан киткән, өлкән буынга яхшы таныш Риф Усманов, Әсхәт Мөхәм­мәтшин, Хәмит Биктимеров, Ирек Әбү­бәкировны хөрмәтләп искә алды­лар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырып, фестиваль иганәчесе – район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәвис Хаҗиев бу чараның яшь буын өчен әһәмиятен бил­геләде, алар өчен ата-бабалары­ның җиңүләре һәм рекорд яулаулары үрнәк булырга тиеш, диде.
Фестивальдә район биләмә­ләреннән 50гә якын вәкил катнашты. Бәйгеләрнең 13 төре ике этаптан торды. Оештыручылар фикеренчә, мондый графикта аралашу өчен күбрәк вакыт кала, чөнки кайбер ветераннар бер-берсе белән дистә­ләгән еллар күрешкәне юк.
Чәчләренә чал төшкән ир-егетләр һәм хатын-кызларның җитезлеге көн­ләшерлек, кайбер спорт сөючеләр бәйгенең бер­ничә төрендә катнашты. Шулай, район үзәгеннән Сәкинә Садрет­динова ярышның алты төрендә үзенең тәвәккәллеген һәм егәрлелеген күрсәтте, йө­герү һәм идәннән күтәрелү буенча үзенең яшь кате­гориясендә җиңү яулады. Аның авылдашы 76 яшьлек Әхмәтсафа Әхмәтов 16 килограммлы ике герне 30 тапкыр күтәрде. Бәйгенең бу төрендә Подлуб авылыннан районның данлыклы гер күтәрүчесе Олег Беляев та җитезлеге белән аерылып торды. Кырмыскалы авылыннан Ольга Павельева 500 метрга йөгерүдә нәтиҗәле чыгыш ясады һәм идәннән күтә­релү буенча күнекмәдә үзенең тырышлыгын күр­сәтте.
Йөгерү буенча үзләре­нең яшь төркемнәрендә Прибельскийдан 81 яшьлек Александр Балабанов, Кырмыскалыдан Мәсхут Әнәсов һәм Вячеслав Гавриловка тиңнәр булмады. Өстәвенә, соңгысы турникта 18 тапкыр күтәрелде.
Өстәл уеннарында да җиңүне прибельскилылар яулады. Шулай, шашкалар буенча Галина Смагина аерылып торды, шахматта Вәсим Сәйфуллинга тиң­нәр булмады. Домино һәм бильярд буенча Ринат Әһлетдинов җиңүче булды. Винтовкадан ату буенча мәйдан хуҗалары Елена Баранова һәм 82 яшьлек Николаю Ульяновка, дартста - Ольга Баранова һәм Яңа Кыешкыдан Җәвит Сагидуллинга җитүче булмады.
Бәйрәм азагында бәй­гедә катнашучыларның барсына да фестиваль символикасы төшкән истә­лекле медальләр тапшырылды.
- Фестивальне оештыруда ярдәм күрсәткән ремонт-файдалану хезмәте, “Сельхозэнерго” җәм­гыя­те, торак-коммуналь хуҗа­лыгы, Прибельский урта мәктәбе, район кулланучылар җәмгыяте коллективлары, шулай ук урындагы сәүдә пред­при­ятиеләренә рәхмәт белдерәбез, диде ярышның баш судьясы Фәнил Котлыяров.
Нәтиҗәләр ясалганнан соң стадионда урындагы артистлар һәм волейбол баталияләре катнашлыгында Авыл көне уңаен­нан тантаналар башланды. Ничек кенә булмасын, бәйрәм бик уңышлы килеп чыкты һәм ул киләчәктә спорт сөючеләр өчен изге йолага башлангыч салыр, дип ышанасы килә.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: