Читтән дүрт команда бу уенда катнашырга теләк белдерде һәм турнирны тулыландырып җибәрде. Мавыктыргыч алышта җиңү яулау өчен спортчылар барлык көчен салды. Уфа шәһәренең “Феникс” командасы турнирның җиңүчесе дип танылды. “Карлыман” командасы икенче урынга күтәрелсә, Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы өченче урын яулады. Шәхси номинацияләрдә “Карлыман” командасыннан Марат Шаһиев – иң яхшы капкачы, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән Эдуард Грачев – иң яхшы сакчы һәм “Феникс” командасыннан Вадим Галкин иң яхшы һөҗүм итүче исемнәренә лаек булдылар.
Арытабан 2004-2005 елгы үсмерләр арасында мини-футбол буенча БР беренчелегенең тәүге туры үткәрелде. Уенга бик күп көярмәннәр җыелды һәм аларның һәрберсе спортчыларга көч биреп торды. “АЛГА-Кырмыскалы” командасы зур аерма белән “Зенит-1” командасын җиңүгә (5:1) иреште. Көндәшләренең капкасына Азамат Якупов - өч, ә Илгиз Садыйков ике гол кертте. “Зенит-2” командасы белән очрашуда “АЛГА-Кырмыскалы” командасы шулай ук яхшы нәтиҗә күрсәтте – капкага алты туп кертте. Уен 6:2 исәбе белән тәмамланды. Илгиз Садыйковның - дүрт, Азамат Якупов һәм Денис Басыйровның исәбендә берәр туп. Ә менә “Зенит” ның ике командасы да “Кырмыскалы-Виктория” командасыннан көчлерәк булып чыкты.
Беренчелекнең икенче туры киеренке шартларда үтте, чөнки ике команда уенчылары, шулай ук көярмәннәр дә фәкать җиңүгә өмет итте. Безнең “АЛГА-Кырмыскалы” командасы Уфа шәһәренең 31нче урта мәктәбенә каршы уйнады һәм аларны 7:1 исәбе белән тар-мар итте.
Шул ук көнне “Кырмыскалы-Виктория” кызлар командасы Нефтекаманың “Саманта” (3:7) һәм Уфа шәһәренең 31нче санлы урта мәктәбе (4:7) командалары арасындагы уенны да начар дип әйтеп булмый. Кертелгән голларның дүртесе - Глафира Жукова, ә өчесе Дарья Сорокина исәбендә.
“АЛГА-Кырмыскалы” һәм Нефтекаманың “Саманта” командалары арасында уен 4:4 исәбе белән тәмамланды. Илгиз Садыйков һәм Рөстәм Гусейнов икешәр гол кертүгә иреште. “Кырмыскалы-Виктория” кызлары һәм “АЛГА-Кырмыскалы” егетләре арасындагы алыш кызу барды. Уен егетләр файдасына 10:6 исәбе белән тәмамланды.
Урта төркемдәге икенче турда 2005-2006 елгы малайлар һәм 2003-2005 елгы кызлар катнашты. Пьедесталдагы урын өчен Кабак, Константиновка, Прибельский һәм Кырмыскалының ике командасы көрәште. Киеренке уеннарда беркем дә җиңүне көндәшләренә бирергә теләмәде. Нәтиҗәдә, мәйдан хуҗалары исәп буенча зур аерма белән алга чыкты. Кырмыскалының тренер Фәнис Габдуллин җитәкчелегендәге “Виктория” һәм “АЛГА-Кырмыскалы” командалары, туры килүенчә, «алтын» һәм «көмеш» яулады. Ә Кабак авылының Зәки Бикбаев җитәкчелегендәге командасы өченче урында.
Берничә көн дәвамында барган турнир уенчылар һәм тренерларның күңеленә хуш килде. Барысы да кызыклы уеннардан канәгать калдылар һәм тагын да шундый турнирлар оештырырга кирәк, дигән фикергә килделәр.