Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
19 гыйнвар 2018, 12:06

Чын ир-егетләр уены

Ел саен авыл биләмәсе башлыгы призына оештырылган шахмат турниры Атҗитәр авыл мәдәният сараена районыбызның иң зирәк, иң оста һәм тәҗрибәле шахматчыларын җыйды.

Бу көнне Ринат Акбашев, Марс Мостаев, Фәрхәт Хәсәнов, Алик Акбашев, Альфред Ширгазин, Шәри­фулла Мирясов, Фәних Сабитов, Касыйм һәм Рәис Колшәриповлар, Наил Ишмаков үзләренең осталыгын гына күрсәтеп калмады, алар - күптәнге танышлар, бер-берсе белән очрашты, аралашты.
Әйтергә кирәк, ирләр арасында шахмат ярышы киеренке барды. Аның нә­тиҗәсе буенча, беренче урын­га Подлуб авыл билә­мәсеннән Наил Ишмаков лаек булды, икенче һәм өченче урыннарда - Яңа Кы­ешкы авыл биләмәсе вә­килләре Рәис һәм Касыйм Колшәриповлар.
Җиңүчеләргә һәм активистларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, Атҗитәр авыл билә­мәсе башлыгы Г.Г.Уразбахтина турнирда катнашулары һәм сәламәт тормышны пропагандалаганнары өчен рәх­мәтен җиткерде.
Бу спорт чарасы анда катнашучыларның һәммә­се­нең күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдыргандыр, дип ышанасы килә, чөнки ул оста уенчыларны һәм яшь талантларны бер мәйданда очраштырып кына калмады, ә аралашу, тәҗрибә уртаклашу, осталык туплау мөмкинлеге дә бүләк итте.
Талига Акбашева.
Читайте нас: