Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 гыйнвар 2018, 11:44

Балык кап, боз өстендә ялтырап ят!

Кышкы балык тоту буенча ачык район чемпионаты чикләрендә, узган ял көннәрендә Кызылгы күленә боз астыннан балык кармакларга яратучы иллегә якын кеше җыелды. Чара район күләмендә генә үткәрелүгә карамастан, анда республика башкаласыннан һәм Стәрлетамак шәһәреннән дә килүчеләр бар иде.

Тышта 22 градус суык булуга карамастан, балыкчылар бер-бер артлы бәке тишәргә тотынды. Күп тә үтмәде, әле берсенең, әле икенчесенең кармагы чиртте. Шул вакыт эчендә берәүләр ике-өч, икенчеләр аннан да күбрәк алабуга тотарга өлгерде.
- Кырмыскалы районының балыкчылар клубы ике ел дәвамында эшләп килә. Аның әгъзалары белән без социаль челтәрләрдә һәм телефон аша аралашып торабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Шунысы куанычлы, бу юнәлеш елдан-ел районда популярлык яулый. Әгәр узган елда чемпионатта 15 кеше генә катнашса, агымдагы елда аларның саны шактый артты, - ди клуб әгъзасы Тимур Фәйрушин.
Бу көнне шул ук күлдә “Перекат” балыкчылар клубы тарафыннан әзерләнгән “Керә­шен суыклары” бәйгесе үткә­релде. Аның рәисе Петр Тереховта да биредәге табигатькә соклануын яшермәде.
- Бирегә мин тәү тапкыр килдем. Җәй көне аның тирә-ягы тагы да матуррактыр. Балыкка бай мондый урыннар сирәк очрый, - ди Петр Николаевич.
Бу көнне катнашучылар Башкортстан Республикасында балык тоту спортына башлангыч салган БР Балык кармаклау спорты федерациясе тренеры Николай Николаев­ның үзен күреп, аралаша алдылар.
Бераздан кемнең күпме, нинди балык тотканы билгеле булды. Альберт Гамбәров иң күп балык тотучы дип танылды. Аның табышы 1220 грамм тәшкил итте. Икенче урынны Марсель Шакуров яулады, ул 980 грамм авырлыкта балык тоткан. Салават Буранбаев аңар­дан аз гына калышты, аның табышы - 930 грамм. “Перекат” балыкчылар клубы турнирында Александр Худяков - беренче, Максим Зад­непрянский - икенче, Дмит­рий Заднепрянский өченче урынга лаек булды.
- Чараны оештыруда иганә ярдәме күрсәткән «Рыболов», «Серебряный ручей», “Мед­ведь” Сәүдә йорты” ки­бетләр челтәре, «Bek-Fishing» компаниясе, Кырмыскалы авылы­ның ит кибете, шулай ук ярыш­ны оештырган инициатива төркеменә рәхмәт бел­дерәбез. Әлбәттә, физик культура һәм спорт буенча комитет ярдәме белән бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле үтте, - дип билгеләде чемпионатны оештыручыларның берсе Валерий Гаврилов.
Бүләкләү тантанасыннан соң балыкчылар ярышны оештыручыларның берсе – Илдар Җиһаншин пешергән аш белән сыйландылар. Со­ңыннан “Перекат” клубы әгъ­заларының һәрберсе кармаклары белән мактанып алды, ләкин ничек итеп балык тотасын барысы да сер итеп калдырды.
- Кышкы балык тоту – очсыз шөгыль түгел. Якынча исәп алып барганда, экипировка һәм балык тоту өчен кирәк-яраклар кыйммәт тора. Бораулау җайланмасы якынча - 1800 сум, тартма 800 сум тора. 5 данә кармак 500 сумга төшә. Башка кирәк-яраклар да якынча шундый ук хакта. Ике комплект костюм һәм итекләр 6 000 сум, әгәр профессиональ җайланмалар һәм экипировка алганда, ул якынча 3-4 тапкыр арта, - ди Петр Терехов.
Балыкчыларны алда дулкынландыргыч һәм истә калырлык минутлар көтте. Клуб әгъзасы Илмир Әхтәмов ярыш­лар тәмамлангач, үзенең сөйгән кызына тәкъдим ясады. Моны берсе дә көтмәгән иде. Чарада катнашучылар егетне хуплап, көчле алкышларга күмде.
23 февральдә Уфа райо­нының Алексеевка касабасында БР Балык кармаклау спорты федерациясе тарафыннан ярыш үткәреләчәк. Анда те­ләге булган һәр кеше катнаша ала.
Ринат Шәйбәков.
Автор фотолары.
Читайте нас: