- Бүген “Газпром трансгаз Уфа” һәм Русиянең “Русия матбугаты” исемле медиа-холдингы хоккейчылары арасында хоккей буенча матч үткәрелә. Барыгызга да яхшы уен телим! - дип сәламләде катнашучыларны һәм көярмәннәрне “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генераль директоры Шамил Шәрипов.
Бу көнне спорт-сәламәтләндерү комплексының хоккей тартмасы бозында Русиянең өч тапкыр чемпионы, ике тапкыр Гагарин кубогын яулаучы, бүгенге көндә “Матч ТВ” һәм “КХЛ ТВ” телевизон каналларының хоккей буенча эксперты Алексей Бадюков, тимераякта шуу спорты буенча дөнья кубогы иясе Евгений Лаленков һәм телевизион комментатор Денис Казанский кебек танылган спортчылар белән очрашып-күрешү мөмкин булды.
Боз мәйданчыгында иптәшләрчә матч кызу барды – алар мавыгып, күтәренке күңел белән уйнады. Ике команда да һөҗүм артыннан һөҗүм ясады. Капкага килгән шайбаларны кире кайтарып торган “Газчылар” командасы капкачысы Дамир Мостафинга “урындагы оста капкачы” дип исем дә бирделәр. Ләкин тәүге периодтан соң, “Русия матбугаты” командасы инициативаны үз кулына алды. Нәтиҗәдә, уен 9:3 исәбе белән тәмамланды.
- Укучыларга укырга кызыклы булсын өчен хоккей турында сөйләгән яки футбол турында язган кешеләр аның эчендә кайнарга һәм андагы атмосфераны тоярга тиеш. Күркәм йола буенча, без ачык һава астында уйнарга алты ел рәттән Кырмыскалыга киләбез. Безнең өчен бу олы хөрмәт. Кырмыскалыларга да “экран артында” эшләгән кешеләр белән уйнау кызыклы булгандыр, дип уйлыйм. Тамашачылар да биредә һәрвакыт күп җыела, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Денис Казанский.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, кунакларның команда составында “Серп и молот” гәзитенең шеф-мөхәррире Дмитрий Шинкарев, “Звезда” телевизион каналының баш тавыш режиссеры Урал Акбулатов, “Матч-ТВ” комментаторы, “КХЛ-ТВ” каналының шеф-мөхәррире Тимофей Тимачев, “Матч-ТВ” хоккей трансляцияләренең баш продюсеры Андрей Лазуткин, “Спартак” хоккей клубының матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Самохин, “Матч-ТВ” комментаторы Роман Скворцов, Беренче каналдагы “Время” программасының махсус хәбәрчесе Антон Верницкий һәм “Московский комсомолец” гәзите күзәтүчесе Сергей Микулик уйнады.