Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2018, 13:41

Иң мөһиме - рух күтәренкелеге

Бүген кышкы спорт төрләре буенча төп ярышлар - XXIII Кышкы Олимпия уеннары старт ала.

Русиянең Олимпиада-2018 алдыннан җитди авырлыклар белән очрашуына карамастан, без атлетлардан медальләр генә түгел, спорт рухы да көтәбез.
Уеннар 9 февральдән 25енә кадәр Корея Респуб­ликасының Пхенчхан шәһә­рендә үтәчәк. Шуны да бил­геләп үтәргә кирәк, ярыш­ларның бер өлеше кичә, уен­нарны рәсми ачканга кадәр үткәрелде.
Кышкы олимпиада уеннарына Русиядән 169 спортчы чакыру алды. Шул ук вакытта Лозаннадагы Спорт арбитраж суды карары буенча Русиянең 28 атлетының апелляциясен ка­нәгатьләндерүгә карамастан, Халыкара олимпиада комитеты спортчыларга чакыру җибә­рүдән баш тарткан, бу күпсанлы көярмәннәрдә канәгатьсезлек тудырды. Аның каравы, бу уеннар үз карьерасында бер тапкыр да допинг кулланмаган, “чиста” спортчыларга үзләре­нең гаепсез булуларын дәлил­ләргә мөмкинлек бирә.
Халыкара класслы спорт мас­теры, начар ишетүчеләр арасында Бөтендөнья уеннарында ике тапкыр чемпион һәм бронза призеры исем­нәренә, эстафетада көмеш медальгә лаек бул­ган, чаңгы ярышы буенча берничә тапкыр СССР һәм РСФСР рекорды куйган М.М.Абдуллин спортчыларның борчылуларын яхшы аңлый. Миңле­галигә 60 яшь булуга кара­мас­тан, аның максатына омтылышы, тырышлыгы соклану хисе уята. Ул яшь чагындагы ке­бек, район һәм республика ярыш­ларында гына түгел, Русия һәм дөнья күләмендә үткә­релгән турнирларда да актив катнаша. Агымдагы елда да ул Италия­дә үткәрелгән чаңгы марафоны буенча Дөнья чемпионатында катнашып кайтты.
- 7500 спортчы арасында 70 километр арага йөгерүдә мин 6 сәгать 30 минут эчендә финишка 3610нчы булып килдем, - ди ул тәэссоратлары белән уртаклашып.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, нигездә, Скандинавия илләреннән килгән чаңгы­чылар арасында Миңлегали бердәнбер начар ишетүче инвалид булуын исәпкә алганда, спорт мастеры өчен бу начар күрсәткеч түгел. Шул ук вакытта гадәти булмаган ясалма кар өстеннән шуарга туры килгән. Чараны оештыручылар тапшырган истәлекле бүләкләр һәм 200 евро акчалата премия Миңлегалинең кояшлы Ита­лиядә булып кайтканы турында исенә төшереп тора. Әйт­кәндәй, марафоннан тыш без­нең якташыбыз 22 километр арага йөгерүдә җитезлек күрсәтә.
Италиядән кайту белән тынгы белмәгән спортчы Агыйдел шәһәрендә триатлон буенча республика ярышында катнашып, үзенең яшь категория­сендә беренче урын яулады. Бу ярышларда безнең район командасы да яхшы чыгыш ясады. Шулай, Юрий Кириллов һәм Роберт Гайфуллин - өченче, ә Анатолий Буйлов дүртенче урынга лаек булды. Илтирәк авылыннан Владимир Алешин, Петр Асабин һәм Денис Иванов - иң яхшы ун спортчы исәбендә.
Озакламый Миңлегали Абдуллин Чехиядә ветераннар арасында үткәрелгән Дөнья чемпионатында, яз башында Мурманскта үтәчәк “Төньяк бәйрәме” турнирында катнашачак. Бу сәфәрләр финанс авырлыклар белән бәйле булуга карамастан, спорт ветераны бер дә зарланмый.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: