Баш миенең гаять катлаулы эшчәнлеге бер генә хәрәкәттә - мускуллар хәрәкәтенә кайтып кала. Хәрәкәтнең җитәрлек булмавы иң элек үзәк нерв системасында бара торган төрле процессларга тискәре йогынты ясый. Кеше тиз арый башлый. Хәзерге вакытта йөрәк-кан тамырлары системасы киң таралган авырулардан санала. Бу авыруларны булдырмау өчен төрле яшьтәге кешеләргә дә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Җәен дә, кышын да кулларына чаңгы таяклары тотып йөрүчеләргә сезнең дә юлыкканыгыз бардыр. Димәк, алар сәламәтлеге турында кайгырта, хәрәкәт итәргә омтыла дигән сүз. Безнең Илтуган авылында да Скандинавия йөреше популярлашып китте. Без йорт мәшәкатьләреннән бераз арыну белән кичке сәгать алтыларда 10-15ләп кеше кулыбызга чаңгы таякларын тотып, берничә чакрым җәяү йөреп кайтабыз. Без моңа шат кына. Димәк, бездә бернинди депрессия дә юк, кәефебез дә шәп дигән сүз. Динә Заһидуллина, Флория Кәбирова, Гөлсем Мозафарова, Мөслимә Аскарова, Мәдинә һәм Наил Зиннәтуллиннар, Гөлчирә Кадаева, Фәүзия Зәйнуллина, Фәүзия Гафарова, Галия Заһидуллина, Фәнүзә Әхмәтҗанова, Газимә Фәйрузова зур теләк белән шөгыльләнә. Без таяклар белән йөреп кенә калмыйбыз, төрле физик күнегүләр дә эшлибез. Шуңа күрә, инде олы яшьтә булуыбызга карамастан, без үзебезне бик яхшы хис итәбез. Үзегез беләсез, хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит. Әмма шунысын әйтергә кирәк, Скандинавия йөрешенең үзенең бер техникасы бар һәм ул бик катлаулы, аны бер көн эчендә генә үзләштереп булмый. Бер караганда, гап-гади йөрү генә кебек, ә файдасы булсын өчен, шактый тырышырга кирәк. Без үзебез бу спорт төре белән шөгыльләнә башлар алдыннан интернетка кереп, аны ныклап өйрәндек. Күнекмәләр өчен таяк бик җиңел булырга тиеш, аны сайлаганда кешенең буй озынлыгы гына түгел, йөрү тизлеге лә исәпкә алына. Таяклар чаңгыныкыннан күпкә кыскарак. Чаңгы таякларын кулланган очракта кулларга, җилкә, арка мускулларына артык йөкләнеш килә.
Скандинавия йөреше йөрәк-кан тамырлары системасына, сулыш органнарына уңай тәэсир итә, баш миендәге кан әйләнеше яхшыра, холестерин күләмен киметә, мускулларны ныгыта. Без актив булган саен, кан әйләнеше яхшыра, димәк, органнарга туклыклы матдәләр белән кислород килүе арта. Скандинавия йөреше инсульт булу куркынычын ике тапкырга киметә. Йөгерү һәм тиз йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка кадәр күбрәк яндыра. Гәүдәң төз була, координацияне яхшырта. Остеопорозны булдырмый калырга ярдәм итә. Скандинавиячә йөрү ысулын кулланырга уйласагыз, тәүдә табиб белән киңәшләшергә онытмаска кирәк. Чөнки кайбер төр авырулар вакытында әлеге спорт белән шөгыльләнергә ярамый.
Физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен кешенең яше тоткарлык була алмый. Бер дә юкка электән үк: “Хәрәкәттә - бәрәкәт”, - димәсләр иде. Әйдәгез, барыгыз да безгә кушылыгыз, сау-сәламәт булыйк, дуслар!