Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2018, 11:37

Чемпион призына

Шул көннәрдә Урал авылында 2006-2007 елгы мәктәп укучылары арасында якташыбыз – халыкара класслы спорт мастеры М.А.Абдуллин призына чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ярышлар оешкан шартларда, бик күңелле үтте. Кызлар һәм егетләр җиңү өчен бары көченә көрәшеп, иң яхшы вакыт күрсәтергә тырышты. Миңлегали Мөхәммәтгали улы аларга көч биреп, куәтләп торды.
Егетләр арасында Константиновка урта мәктәбеннән Кирилл Валетдинов финишка тәүгеләрдән булып килде. Олыкүл мәктәбеннән Вадим Борханов һәм Подлуб урта мәктәбеннән Виталий Попов аңардан бик азга гына калышты.
Кызлар арасында Яңа Кыешкы мәктәбеннән Сабрина Асатовага тиңнәр булмады. Ул ахирәте Юлия Маскулова һәм Подлуб мәктәбеннән Ксения Ульянованы артты калдырды. Ярышта җиңүчеләргә чемпион Грамоталар һәм медальләр тапшырды.
Марсель Рәшитов.
Читайте нас: