Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2018, 11:30

Җитезләр көч сынаштылар

Район үзәгендәге буа янында Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы кубогына чаңгы ярышы үткәрелде.

Катнашучылар бәхетенә көне дә кояшлы һәм җилсез иде.
- Мондый чаралар үткәрү изге йолага әверелде. Елдан-ел бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең артуы моны ачык дәлилли. Барыгызга да күтәренке кәеф һәм җи­ңүләр телим, - дип мөрәҗәгать итте авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов.
Хатын-кызлар һәм ир-егетләр дүрт командага бүленде. Ярыш нәтиҗәләре буенча, С.М.Чугункин исемендәге урта мәктәпнең 11нчы сыйныф укучылары Динара Әсфәндиярова, Денис Данилов һәм физкультура укытучысы Руслан Байтимеровтан торган команда Кубок яулады. “Башинформсвязь” командасы икенче урынга лаек булды, биредә районның билгеле чаңгычысы Юрий Кириллов иң югары нәтиҗә күрсәтте. Авыргазы күппро­фильле колледж филиалы командасы - өченче урында. Әйткәндәй, бу команда өчен чыгыш ясаган Мәсхут Әнәсов иң өлкән ярышчы буларак та махсус бүләккә ия булды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга авыл биләмәсе башлыгы кулыннан Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Марат Моратов.
Читайте нас: