Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
7 март 2018, 14:25

Яше-карты чаңгыга басты

Җомга көнне, “Русия чаңгы юлы-2018” Бөтенрусия ярышлары чикләрендә, Кырмыскалы буасы янындагы чаңгы юлында муниципаль район хакимияте башлыгы кубогына чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ярышта катнашырга төрле авыл биләмәләре, предприя­тие­ләр һәм оешмалардан төрле яшьтәге һөнәр ияләре һәм спорт сөючеләр җыелды. Катнашучыларны хупларга һәм дәртлән­дерергә килүчеләр дә күп иде.
Ярышлар алдыннан муниципаль район хакимиятенең спорт буенча баш белгече Вадим Канбәков тиешле нормативларны үтәгән Юрий Кириллов, Роберт Гайфуллин, Владимир Алёшин һәм Илвир Моратшинга ГТО билгесе тапшырды.
Тәүдә стартка 1 километр арага 61 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар чыкты. Кабак авылыннан Мәдинә Гыйрфатова һәм Подлуб авыл Советыннан Галина Васякина беренче булып килде. Шул ук категориядә ир-егетләр арасында Сахайдан Иван Егоров, Бозаяздан Гали Абдиев һәм Кырмыскалы авыл Советыннан Вячеслав Гаври­ловның күрсәткече – иң яхшысы.
51 яшьтән 60 яшькәчә төркемдә Кырмыскалыдан - Юрий Кириллов, Шәймора­товтан - Анатолий Буйлов һәм Кырмыскалыдан Илшат Мө­хәм­­мәтҗанов пьедесталга күтә­релде. Хатын-кызлар арасында Прибельскидан – Тәнзилә Гайсина, Кырмыскалыдан - Ольга Павель­ева һәм Ефремкино авыл Советыннан Ирина Васильева барсыннан да җитезрәк булды.
41 яшьтән 50 яшькәчә төр­кемдә Кырмыскалыдан - Роберт Гайфуллин, Шәйморат­овтан - Петр Асабин һәм Кырмыскалыдан Радик Зәйнуллин призер дип танылды. Хатын-кызлар арасында бу катего­риядә Подлуб авыл Советыннан Рәм­зилә Батырова барсын да узып китте.
31 яшьтән 40 яшькәчә төр­кемдә Шәйморатовтан - Екатерина Асабина, Кырмыскалыдан - Ульяна Иванова һәм Яңа Кыешкы авыл Советыннан Илмира Ярмөхәммәтова чаңгы юлын бер авырлыксыз үтте. Шулай ук бу категориядә ир-егетләр арасында Шәйморатов авыл Советыннан Владимир Алешин беренче һәм Денис Иванов икенче, сахайлылы Газим Хәлиуллин өченче урынга лаек булды.
Бәйгедә катнашучыларның күп өлешен 30 яшькә кадәрге спортчылар тәшкил итте. Җиңү яулау өчен алар барлык тырышлыкларын салды. Шулай да, Николаевка авыл Советыннан Евгений Кобяков иң җитезе дип танылды. Аның артыннан Кырмыскалыдан - Радмир Хө­сәенов һәм Подлуб авылыннан Алексей Игнатишин килде. Кызлар арасында Прибельскийдан Зарина Яраевага җи­түче булмады. Яңа Кыешкыдан апалы-сеңелле Юлия һәм Лилия Габидуллиналар аңардан бик азга гына калышты.
Шунысы куанычлы, бәй­рәмдә катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта. Аларның яше 10нан алып, 60 яшьтән дә артып китә. Мәсәлән, Сахайдан Иван Егоров чираттагы тапкыр үзенең яхшы физик формада булуын исбат итте. Ә Николаевка мәктәбе укучысы Светлана Иванова мондый бәйгедә тәү тапкыр гына катнашмый.
- Спорт белән шөгыль­лә­негез, аны яратыгыз, спортта гына түгел, тормышта да яңа үрләр яулагыз, - диде чаңгы ярышында күп тапкыр җиңү яулаган һәм бу көнне ГТОның алтын билгесенә лаек булган Владимир Алешин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйгедә катнашучылар һәм кунаклар өчен кайнар чәй оештырылган иде.
Үткән ярыш нәтиҗәләре буен­ча, кубок өчен команда исәбендә Кырмыскалы авыл Советы командасы беренче дип танылды, Шәйморатов авыл Советы командасы – икенче һәм Прибельский авыл Советы спорт­чылары өченче урында. Барлык призерларга грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылды. Алар шулай ук “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсеннән махсус бүләк­ләргә дә ия булды.
Марсель Рәшитов.
Читайте нас: