Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
6 апрель 2018, 11:28

18 ел көткән җиңү

Шул көннәрдә Чишмә районының Чишмә авылында XXVI авыл спорт уеннары чикләрендә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча финал уеннары үткәрелде. Биредә төбәк ярышларда җиңү яулаган 16 команда катнашты. Өч көн буена барган мавыктыргыч уеннарда безнең ир-егетләр җыелма командасы бер төркем көярмәннәрнең ярдәме белән алты уенның берсендә генә җиңелеп, беренче урын яулады.

Ярыш регламенты буенча, бу иң көчле 16 команда дүрт төркемгә бүленде. Һәр төркемнән ике иң яхшы команда, үз чиратында, ике ярымфиналда уйнады. Анда җиңүчеләр финал матчында республика чемпионы исеме өчен көч сынашты. Шулай, Кырмыскалы районы командасы, Әлшәй, Кыйгы, Көергәзе, Нуриман, Стәрлетамак һәм Бакалы районнарының җыелма командаларын зур ышаныч белән җиңеп чыкты һәм финалда икенче ярымфинал төркемендә җиңү яулаган Бакалы районы командасы белән очрашты. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, барлык очрашуларда да кырмыскалылар партияләр буенча “коры”га җиңеп килде, бары тик Нуриман командасы белән уен 2:1 исәбе белән тәмамланды.
Финалда бакалылар узган елгы чемпионы - Уфа районы командасын җиңүгә иреште. Турнир дәвамында безнең команданы җиңүгә команда капитаны - Олыкүл урта мәктәбенең физик культура укытучысы Анатолий Федоров һәм Кырмыскалы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Эдуард Солтанбәков кебек тәҗрибәле уенчылар алып барды.
Республика чемпионы титулы өчен безнең команда өчен тәүге матч уңыш­сыз башланды. Алар көндәш­ләреннән 7 очкога артка калды. Шул вакытта кырмыскалылар үзләрендә җаваплылык тоеп, 18 ел элек яуланган җиңүне кабатлау теләге белән киеренке уенга күчте. Көярмәннәрнең дәртләндереп торулары да егетләргә ышаныч өстәде. Камышлы урта мәктәбе укытучысы Илнур Хөсәенов уенны үз өстенә алды: берничә тапкыр уңышлы һөҗүмнән соң, ул исәпне күпкә кыскартуга иреште. Нәтиҗәдә, безнең команда уенны 2:0 исәбе белән тәмамлады һәм республика чемпионы дип танылды.
- Команданың көче – коллективның бердәмлегендә. Күнекмәләр вакытында безнең лидерлер тренер белән капитан булса, аерым алынган матчларда мәйданда лидерлыкны Кырмыскалыдан Виталий Илмурзин, Радик Кучаев, Илдус Хәмитов, Прибельскийдан Умар Османов, Иске Бәбечтән Айнур Халитов, Сәвәләйдән Игорь Федоров һәм абыйлы-энеле Линар һәм Ирек Турьяновлар кебек уенчылар ала, - ди районның спорт комитеты рәисе Вадим Канбәков.
Районның хатын-кызлар командасы шулай ук яхшы нәтиҗә күрсәтте. 26 ел буена барган ярышларда районның җыелма командасы җиденче урын яулады, бу хатын-кызлар волейболы тарихында иң яхшы нәтиҗә. Шулай ук команда өченче ел рәттән финал ярышларында катнашу хокукы өчен көрәшә. Үзгәрешләр күз алдында: 2016 елда безнең кызлар – 12нче, ә 2017 елда – 9нчы урын алды, димәк, яулыйсы үрләр алда әле.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: