Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 апрель 2018, 11:55

“Урал” - чемпион!

“Урал” командасы тәү тапкыр шайбалы хоккей буенча Башкортстан чемпионатында җиңү яулады.

Үткән шимбә көнне республиканың мөһим ярыш­ларының берсе – 2017-2018 елда шайбалы хоккей буенча ир-егетләр командалары арасында Башкортстан Республикасы чемпионаты тәмамланды.
Безнең район данын “Урал” командасы яклады һәм финал матчында - Чакмагыш районындагы боз аренасында боз хуҗалары белән көч сынашты.
Матч ике команданың да киеренке көрәше белән башланып китте. Икенче пери­одның уртасында исәп безнең файдага 4:2гә җиткәч, ураллыларга күп вакытын капканы обороналарга туры килде. Чираттагы һөҗүмнең бер­сендә безнең районның җы­елма командасы сакчысы Денис Гарифуллин “Төзүче” команда­сының капкасына тагын бер шайба кертүгә иреште. Тренер Денис Гарифуллин, команда капитаны, чемпионатның иң яхшы һөҗүм итүчесе дип танылган Илдар Исхаков, капитан ассистенты – Константиновкадан Илдар Ямалиев безнең команданы ышанычлы адымнар белән җиңүгә җиткерде.
- Сезон дәвамында без бик күп уеннар үткәрдек, анда команданың һәр уенчысы – капкачы Александр Малов, абыйлы-энеле Рөстәм һәм Илдар Сафиннар, абыйлы-энеле Антон һәм Денис Милковлар, Константин Гамаюров, Владимир Зонов, Денис Герасимов, Венер Әлимга­фаров, Рөстәм Ягафәров, Рөстәм Шакиров һәм башка тәҗрибәле хоккейчылар һәм яңа уенчылар үз өлешен кертә. “Урал” командасы уен­чыларын һәм, әлбәттә, көяр­мәннәрне бу тарихи җиңү белән чын күңелдән котлыйсы ки­лә, - диде муниципаль район хаки­миятенең физик культура һәм спорт буенча баш белгече Вадим Канбәков.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чакмагыш районында очрашуның оста оеш­тырылуы матчта республиканың Бер­­ләшкән хоккей федерация­сенең башкарма директоры Руслан Нуретдинов һәм мәртәбәле судьяларның катнашуы республика чемпиона­тының финал уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрергә булышлык итте.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: