Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 Май 2018, 12:21

Берлек кубогы - хуҗаларда!

Үткән якшәмбе көнне Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең физкультура-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Кырмыскалы районы оешмалары һәм эшкуарлары берлеге кубогы”на мини-футбол буенча йолага әверелгән турнир үткәрелде.

Ярышларда районның тугыз командасы катнашты. Тәүге турнир нәти­җәләре буенча сигез команда плей-офф се­риясендә кубок өчен көрәшне дәвам итте. Чирек финал уеннарында көтелмәгән хәлләр булмады: ярымфиналдагы парлар - алдагы этапның тәүге дүрт командасы. Уеннар киеренке һәм мавыктыргыч килеп чыкты. “Кармаград” – “Кабак” матчында кармаградлылар соңгы секундларда гына Кабак команда­сының капкасына хәл­иткеч гол кертүгә иреш­теләр. Икенче ярымфиналда “Газпром” һәм “Бер­лек” матчы серия­сендә “Берлек” командасына уңыш елмайды.
Өченче урын өчен матчта “Газпром” 3:0 исәбе белән җиңеп, кабаклыларга бернинди дә өмет калдырмады. Финал уенында соңгы кубокта җиңүчеләр – “Кармаград” һәм “Берлек” очрашты. Турнирны оештыручылар командасы икенче тайм башында алда килде, ләкин уен тәмамланыр алдыннан кармаградлылар исәпне тигезләде (1:1). Матчтан соңгы “пенальти” сериясендә кубокның җиңүчесе билгеләнде. “Берлек” командасы егет­ләре “салкын канлылык” һәм төгәллек күрсәтеп, “2018 ел кубогы” җиңү­чесе дип танылдылар.
- Без тугызынчы ел рәттән “Кубок” үткәрә­без. Киләчәктә дә бу йоланы дәвам итәргә ниятлибез. Кыйммәтле вакытыгызны кызганмыйча килгәнегез һәм оста футбол уенын күрсәтүегез өчен сезгә рәхмәт бел­дерәм. Сизелеп тора: елдан-ел командалар тәҗ­рибә туплый, һәр уенчы­ның осталыгы арта. Уен­нар тигез барды, лә­кин пенальти буенча “Берлек” командасы җиңүгә иреште, - диделәр призерлар һәм турнирда катнашучылар алдында ”Кырмыскалы районы оешмалары һәм эшкуарлары берлеге” вәкилләре Әфтәх Халиков һәм Вәсим Кәри­мов.
Турнир нәтиҗәләре буенча төрле номинация­ләрдә иң яхшылар бил­геләнде: “Иң яхшы капкачы” - Андрей Петров (“Ка­бак” командасы), “Иң яхшы сакчы” - Илдар Гаетколов (“Кармаград”), “Иң яхшы һөҗүм итүче” - Михаил Щеклеин (“Газпром”), “Иң яхшы уен­чы” - Артур Сәлимов (“Бер­лек”). Җиңүчеләргә һәм призерларга “БР Кырмыскалы районы оешмалары һәм эшкуарлары берлеге”ннән дипломнар һәм акчалата премия тапшырылды.
Руслан Хәертдинов.
Читайте нас: