Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 Май 2018, 11:33

Безнекеләр җиңү яулый

Хәйбулла районының Акьяр авылында ир-егетләр командалары арасында лапта буенча Башкортстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды.

Безнең команда, турнирда җиңү яулап, финалда Хәйбулла районы командасы белән очрашты. Хуҗалар турнирны ышаныч­лы башлап җибәрде һәм тәнә­фескә кадәр 15:7 исәбе белән алга чыкты. Икенче таймда без­нең егетләр инициативаны үз кулларына алды, һәм берничә нәтиҗәле һөҗүмнән соң, оборонада оста торулары сәбәпле, уен барышына үзгәреш керт­теләр. Матч 26:20 исәбе белән безнең файдага тәмамланды.
- Хәйбулла районы хакимияте һәм Башкортстан Респуб­ликасының лапта федерациясе ягыннан яхшы әзерлек аркасында турнир югары дәрәҗәдә үтте. Моның өчен аларга зур рәхмәт. Республика чемпионатындагы җиңүгә тәҗрибә һәм яшьлек тә булышлык иткәндер. Барлык егетләр дә алларына куелган бурычны уңышлы башкарып чыктылар. Якын вакытта без агымдагы елның сентябрь аенда Анапа шәһәрендә үткәреләчәк Русия чемпионатына әзерләнә башлаячакбыз. Анда да без оста уен күрсәтеп, медаль өчен лаеклы көрәшәчәкбез. Моның өчен, тәү чиратта, барлык уенчыларга да көч тупларга, күнегүләрне арттырырга исәп тотабыз. Барлык уенчыларны һәм тренерны җиңүләре һәм Русиянең спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәүләре белән чын күңелдән котлыйм, - диде районның спорт комитеты рәисе Вадим Канбәков.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: