Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 июль 2018, 12:39

Безнекеләр - республика чемпионнары

Уфа шәһәренең “Нефтьче» стадионында җиңел атлетика буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты үткәрелде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында 100 һәм 200 метрга йөгерүдә район тарихында тәү тапкыр безнең район вәкиле - Сахай авылыннан Илзинә Шафикова республика чемпионкасы дип танылды. Моңардан тыш, ул җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.
- Моның өчен мин зур тырышлык салдым - җиңел атлетика һәм лапта буенча күп шөгыльләндем. Бу уңышым өчен мин чиксез шатмын, - дип үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты спортчы кыз.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Илзинә лапта буенча спорт мастерлыгына кандидат. Нигездә, республиканың җыелма командасы составында чыгыш ясый. Тырышлыгы аңа спортта гына түгел, укуда да максатына ирешергә ярдәм итә. М.Акмулла исемендәге башкорт дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлагач, ул Уфа шәһәре колледжларының берсенә тренер-укытучы булып эшкә урнашты.
Физкультура аның гаилә­сендә зур урын алып тора. Балачактан әти-әниләре аның һәр башлангычын хуплап тора, ярдәм итә, әле дә аның уңышларына куанып бетә алмыйлар. Илзинәнең бертуган абыйсы Илмир да лапта буенча Башкортстанның җыелма командасы капитаны, РФ һәм БР чемпионаты җиңүчесе һәм призеры.
Бу көннәрдә районның эстафета командасында иптәшләре Руслан Байтимеров, Дмитрий Данилов һәм Артур Басыйров белән Илмир республика чемпионы дип танылды.
Шулай ук Оксана Патрикеева, Алена Асабина, Рената Хәйретдинова, Элина Исхакова һәм Радмир Газизов кебек яшь спортчылар да үзләренең уңышлары белән куандыралар. Без дә спортчыларны лаеклы җиңүләре белән ихлас котлыйбыз.
Вадим Канбәков.
Читайте нас: